Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар март
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
  Мәктәп яңалыклары: март, 2007-2008 уку елы.
сентябрь = гыйнвар 2009= =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
     Без беренчелектә
   15-16 март көннәрендә Түнтәр урта мәктәбендә 1995-96 елгы укучылар арасында баскетбол ярышлары узды. Нәтиҗәләребез зурдан! Кызларыбыз биш команда арасыннан III урынга лаек булдылар. Ә инде җитез егетләребезгә килгәндә, аларны чын мәгънәсендә чемпионнар дисәк тә була. Беренчелекне яулау – зур нәтиҗә. Егет, кызларыбызның киләчәктә дә югары уңышларга ирешүләрен телибез. Сез безнең дәвамчылар, без сезнең белән горурланабыз, сезнең өчен спорт үрләренә юл ачык.
   Югары сыйныф укучылары
   17 март 2008 ел.
     Карадугандагы очрашу
   15 мартта Карадуганда Муса Җәлил истәлегенә багышлап очрашу үткәрелде. Монда укучылар Герой-шагыйрь сүзләренә язылган җырлар башкардылар, шигырьләр сөйләделәр. Муса Җәлил премиясе лауреаты Рифат абый Фәттахов белән якыннан аралашу безнең өчен зур куаныч булды. Ә Фердинанд Сәләхов, Зилә Сөнгатуллина, Филүс Тахировларның моңлы тавышларын ишеткәч, зал таң калды. Рөстәм Вәлиевның исә осталыгына, талантына сокланмый мөмкин түгел. Очрашу бик җанлы үтте, без монда катнашуыбызга бик шат.
   Зөһрә Кашапова.
   17 март 2008 ел.
     8 март
   Язның беренче бәйрәме 8 март уңаеннан мәктәптә менә дигән кичә үткәрелде. Бигрәк тә чыгарылыш сыйныф укучылары өлгер, җитез булып чыкты. Булмый соң, шушы матур, якты мәктәптә өч ай гына укыйсылары калды түгелме? Сагынып искә алырлык хәтирәләре күп булыр әле…
   Командалар арасында урын чыгару кем өстенә йөкләнде дип уйлыйсыз? Әлбәттә инде үзебезгә. Монда җиңүчеләр дә, җиңелүчеләр дә юк, дуслык һәрвакыт өстен. Тормышта да бит дуслык җиңә. Безнең өчен искиткеч кызык, шәп кичә үткәргәне өчен Гөлнара апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
   13 март 2008 ел.
     “Йолдызлык” –2008
   4 март көнне Субаш мәдәният йортында “Йолдызлык” фестиваленең сайлап алу туры үтте. Безнең мәктәптән Әдилә Сибагатуллина, Рәнис Бәйрәмов һәм Рәмзил Вафин дуэты “Туган авылым” жыры белән уңышлы чыгыш ясадылар. “Сәйләннәр” вокаль ансамбле, “Яшьләр” бию коллективы да залдагыларны битараф калдырмады. “Түнтәр кичләре” биюе, “Туган авылым” җыры II турга үзды. Мин, шәхсән үзем, бу кечкенә генә җиңүебезгә бик шат, чөнки “Яшьләр” бию коллективында чыгыш ясыйм.
   Фирүзә Рамазанова.
   6 март 2008 ел.
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның май аена сайтның мәгълүмати күләме 13 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 63 биткә урнаштырылган. Файллар саны 400 дән артык. Шулардан 20 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 300 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz