Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар апрель
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов
  Мәктәп яңалыклары: апрель, 2007-2008 уку елы.
= гыйнвар 2009= =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
     Туган тел атналыгы
   Бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне хөрмәтенә мәктәптә һәм район күләмендә күп төрле чаралар үткәрелә. Укучылар шигырь уку бәйгесендә дә, Тукай әсәрләренә иллюстрацияләр ясауда да, аның истәлегенә әдәби кичәләр үткәрүдә дә теләп катнашалар.
Туган телне сөюче, әдәбияткә гашыйк укучылар районда үткәрелгән шигырь бәйрәмендә кунак булыпкайттылар.
   28 апрель 2008 ел.
     Без “Йолдызлык” сәхнәсендә
   Район мәдәният йортында узган “Йолдызлык” концертында мәктәбебезнең “Яшьләр” бию коллективы һәм Рәнис-Рәмзил дуэтының чыгыш ясавы безнең өчен зур җиңү. Бу концерт барышында районның иң сәләтле укучыларын бүләкләү оештырылды. 9 сыйныф укучысы Зәйнетдинов Илшат һәм 10 сыйныфтан Рамазанова Фирүзә Балтач муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатына һәм акчалата бүләккә лаек булды. Мәктәбебезнең данын республика күләмендә танынкан укучыларга без алга таба да уңышлар телибез.
   26 апрель 2008 ел.
     Безнең гаилә шәҗәрәсе
   Район күләмендә гаиләләр шәҗәрәсе буенча фәнни-тикшеренү эше үткәрелде. Бу конкурста 8 сыйныф укучысы Ибраһимов Айнур үз нәселенең шәҗәрәсен тәкъдим итте һәм лаеклы рәвештә I урынны алуга иреште. Проект төзергә ярдәм иткән Рәфхәт Шәкүровичка һәм Илдария Бариевнага Айнур үзенең рәхмәтен белдерә.
   22 апрель 2008 ел.
     Матурлык атналыгы
   14 апрельдан башлап атна дәвамында мәктәбебездә “Матурлык атналыгы” барды. Ул бик үзенчәлекле узды. “Аклык көне”, “Галстуклар көне”, “Ак бантиклар көне”ндә укучылар бик актив булды, куелган бөтен таләпләрне дә үтәделәр. Атналык “Сәламәтлек һәм матурлык”, “Әдәплелек һәм матурлык”, “Мода һәм матурлык” дигән тәрбия дәресләре белән үрелеп алып барылды. Йомгаклау чарасы буларак матурлык күргәзмәсе, мода кичәсе үткәрелде. “Матурлык нәрсә ул?” дигән сорауга һәр укучы үз фикерен әйтә алды. Безнең өчен искиткеч кызык, матур атналык оештырган өчен Гөлнара апага зур рәхмәтебезне белдерәбез.
   Рамазанова Фирүзә
   21 апрель, 2008 ел.
     “Марш парков – 2008”
   18 марттан 18 апрельга кадәр районыбызда Бөтенрәсәй кыргый табигатьне саклау үзәге оештырган “Марш парков – 2008” акциясе үтте. Акциядә мәктәбебезнең һәр укучысы актив катнашты. Алар рәсем ясау, әкият, хикәя, шигырь язу, сыерчык ояларына конкурста көч сынашты. Иң яхшы иҗади эшләр район конкурсына җибәрелде. 3 сыйныфтан Бәйрәмов Рәнис, 9 сыйныфтан Кашапова Зөһрә, 10 сыйныфтан Рамазанова Фирүзә “Балтач” заказнигы дипломына һәм кыйммәтле бүләккә ия булдылар. Газимов Заһид исә иң матур сыерчык оясы ясаучылар рәтендә. Аларга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
   19 апрель 2008 ел.
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның май аена сайтның мәгълүмати күләме 13 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 63 биткә урнаштырылган. Файллар саны 400 дән артык. Шулардан 20 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 300 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz