Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар сентябрь
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
 Башлангычлар
     4 сыйныф укучылары яза
     Безнең малайлар
   Безнең класста 7 кыз, 5 малай. Шушы малайларыбыз белән без кыш буе тимераякта шудык. Ә февраль аенда алар район мәктәпләре арасында уздырылган хоккей ярышларында катнаштылар һәм 2-урынны алдылар. Алар грамота белән бүләкләнделәр. Иң осталары Гыймадетдинов Ранил һәм Мөхәмәтшин Айнур булдылар. Аларга алга таба да уңышлар телибез.
   Ибраһимова Айсылу

Гөлләр яратабыз.


   Без класста гөлләр үстерергә яратабыз, аларга су сибәбез, тузаннарын сөртәбез. Китаплардан гөлләрнең исемнәрен табабыз, алар турындагы мәгълүматны эзлибез һәм өйрәнәбез. Безнең класста 37 төрле гөл үсә. Ел саен чәчәк бәйрәмнәре үткәрәбез.
   Зыятдинова Гөлүзә

Гаилә бәйрәме
   6-март көнне үзебезнең 4-сыйныф укучылары әти-әниләре белән “Гаилә бәйрәме” уздырдык. Әти-әниләргә концерт куйдык, бүләкләр тапшырдык. Алар өчен шундый кызыклы уеннар оештырдык. Әти белән әни “Сиам игезәкләре” кебек кочаклашып бастылар, әти уң кулына җеп тотты, әни сул кулына-энә һәм алар шушы энәгә җепне керттеләр. Ә икенче уенда әтиләр шар кабартты, әниләр шул шарга төрле кәгазьләр ябыштырып хайван башлары ясадылар. Бәйрәм бик күңелле булды. Соңыннан бөтенебез бергә чәй эчтек.
   Корбангалиева Рания

Гаилә бәйрәмебез фотоларда:





     Сәламәтлек театры


   Без бу уку елында 4нче сыйныфта укыйбыз. Узган уку елында район күләмендә уздырылган “Сәламәтлек театрлары” конкурсында катнаштык. Барыбыз да татар халык әкиятенә нигезләнгән “Алтын алмалар” сәламәтлек театрында уйнадык. Район күләмендә 3 нче урынны алдык һәм район мәгариф бүлегенең Дипломы белән бүләкләндек. Фотода бай ролендә Гыймадетдинов Ранил, аның хатыны ролендә Исмәгыйлева Ләйлә, балалары –Вәлиуллина Элвина һәм Мөхәмәтгалиев Ислам.
   Театрны без әти-әниләр университеты көнне дә күрсәттек. Безне өлкәннәр мактадылар.
   Корбангалиева Рания.


    Миләш җыйдык
   Безнең класста 7 кыз һәм 5 малай. Без 4 нче сыйныфта укыйбыз, бик хәрәкәтчәннәр. Укытучыбыз Дамира апа Ибраһимова белән класска акча эшләү юлларын эзләдек. Сентябрь аенда районга миләш җыеп тапшырдык. Барыбыз да актив катнашты, бик тырышып, күңелле эшләдек.
   Зыятдинова Гөлүзә.

   
    Мәктәп бакчасында
   Сентябрь аенда без мәктәп күләмендә җыелган суганны чистарттык, түтәлләрдән чөгендер, кишерләрне җыеп кышка әзерләдек. Без бер эштән дә курыкмыйбыз.
   Мөхәмәтшин Айнур.

   
    Бәрәңге әзерләү
   Октябрь аенда без мәктәп подвалына бәрәңге ташырга булышу өчен җыелдык. 2 машина бәрәңгене күз ачып йомганчы подвалга тәгәрәтеп тә өлгердек. Укытучыларыбыз безнең эштән бик канәгать булдылар.
   Зәйнетдинова Лилия.

   
    Акча эшләдек
   Малайлар һәм кызлар җыелышып, укытучыбыз Дамира апа белән колхоз амбарына капчыкларга бәрәңге тутырырга бардык. Без бик тырышып эшләдек. 90 капчык бәрәңге тутырдык. Безгә 1000 сум акча бирделәр.
   Ибраһимова Айсылу.

   
    Макулатура җыйдык
   Ноябрь аенда да без тик тормыйбыз. Класска акча эшләүнең башка юлларын таптык.Без класс белән макулатура җыйный башладык. Һәр укучы да катнашты. Дамира апа әйткән авылдашларыбызның өйләренә барып та алып килдек.
   Исмәгыйлева Ләйлә.

Безнең бәйрәмнәр
   Без бик күңелле яшибез. Әбиләребез белән дә очрашулар оештырып торабыз. Аларны кунакка чакырабыз. Әбиләребезгә концерт куябыз,бүләкләр ясыйбыз.Бу бәйрәмдә Айнурыбызның әбисе үзе язган шигырьләре белән таныштырды.
   Хәкимова Илсөя.

Күңелле яшибез
   Безнең мәктәптә яңа ел бәйрәмнәре дә күңелле үтә. Балалар җырлар, биюләр өйрәнә. Укытучыбыз да бездән калышмый. Дамира апа белән без кызыклы бәйрәмнәр үткәрәбез. Гөлләр бәйрәме уздырдык. Иң матур вазага конкурс үткәрдек. Без класста да бик күп төрле гөлләр үстерәбез.
   Нуруллин Дилшат.


   
    Минем туган авылым.
   Минем туган авылым—Түнтәр. Ул табигатьнең бик матур почмагына урнашкан. Авылыбызның бер ягында урманлы тау шаулый. Анда матур итеп кошлар сайрый. Авылыбыз уртасыннан челтерәп инеш ага. Аңа бик күп чишмәләр кушыла. Һәм ул зуррак сулы елгага агып төшә. Авылыбыз коры елгаларга да бик бай. Без бу елгалардан тәмле җиләкләр, шифалы үләннәр җыябыз. Җәй көннәрендә табигать кочагында чираттан көтү көтәбез. Ә ак тунлы кыш ае килеп җиткәч күрше-тирә малайлары чана-чаңгы шуабыз.Менә нинди безнең бай табигатьле туган авылыбыз. Шуңа күрә яратабыз без Түнтәребезне.
   Нурзадин Нурсил.

     3 сыйныф укучылары яза

   
    Безнең сыйныф
   Безнең 3 нче сыйныфта 9 укучы : 2 бөртек кыз һәм 7 малай. Сыйныфтагы укучылар бик актив һәм үзара дус. Без бик кызыксынучан. Биергә, җырларга, татар халык уеннарын уйнарга яратабыз. Төрле кичәләрдә, бәйрәмнәрдә теләп катнашабыз. Шулай ук укуда да сынатмыйбыз.
   Хәкимова Фәнзилә.

   
    Әбиләр бәйрәме
   Без кадерле әбиләребез өчен кичә уздырдык.Кичәгә алдан ук әзерләндек: әбиләр турында альбом, әбиләргә бүләкләр ясадык. Шулай ук укытучыларыбыз Мөнирә апа һәм Эльмира апа безгә биюләр, җырлар өйрәтте. Әбиләр белән бергә кызыклы уеннар да уйнадык, үзебезнең һөнәрләребезне дә күрсәттек. Бәйрәм барыбызга да ошады.
   Бәйрәмов Рәнис.


    Китап яратабыз
   Китапханәче Гөлнур апа шигырь конкурсында катнашырга тәкъдим иткәч без бик шатландык. Үзебезнең яраткан китапларыбызтурында шигырь яздык. Арада иң матуры Фәнзиләнеке булды.
   Закиров Самат.

   
   
Hosted by uCoz