Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар август
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов
  Мәктәп яңалыклары: август, 2007-2008 уку елы.
Каникуллар тәмамлана. Уку елы якынлаша!
= гыйнвар 2009= =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
     Яңа уку елына зур адымнар белән!
   Хөрмәтле укучылар, укытучылар әти-әниләр һәм барлык мәгариф өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр!
Барыгызны да яңа 2008-2009 уку елы башлану белән кайнар котлыйбыз! Нык сәламәтлек, укуыгызда уңышлар, тормышыгызда шатлыклар һәм бәхетләр теләп калабыз! Яңа уку елы бары тик яхшылыклар гына алып килсен!

   
     Укытучыларның август киңәшмәләре
   Уку елы якынлаша. Мәктәпләр яңа уку елына әзер. Укытучылар яңа уку елына методик һәм педагогик осталыкларын үстереп, киңәшмәләргә җыйналдылар. Районда киңәшмәләр бер атнага сузылды. Пленар утырыш Чепья мәдәният йортында үткәрелде. Мәгариф бүлеге мөдире Вакыйф Зәкиевнең отчет докладында үткән уку елы эшчәнлегенә анализ ясалды. Мәктәпләрнең уңышлары күрсәтеп үтелде. Безнең мәктәп коллективының да эшчәнлеге күркәм итеп искә алынды.
   
     Мәгарифтәге казанышлары өчен
   Мәктәбебезнең озак еллар һәм нәтиҗәле педагогик эшчәнлек алып барган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Таһүрә Бәйрәмова ТР Мәгариф Министрлыгының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” билгесенә лаек булды. Таһүрә Зыятдиновна күп еллар дәвамында укучыларны рус теле һәм әдәбияты буенча сәләтле укучыларны район һәм республика олимпиадаларына хәзерләү буенча нәтиҗәле эш алып бара. Аның укучылары республика олимпиадаларында призлы урыннар яулыйлар. Алга таба да иҗади уңышлар юлдаш булсын сезгә, Таһүрә Зыятдиновна!
   
     Лира Газыймова да макталды
   Озак еллар дәвамында башлангыч класслар укытучысы булып эшләүче Лира Робертовна эшчәнлеге дә мактауга лаек. Нәтиҗәле педагогик эшчәнлеге өчен ул да район мәгариф бүлеге Грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды. Тәбрик итәбез сезне, Лира Робертовна! Алга таба да эшчәнлегегездә зур уңышлар гаиләгездә бәхет-шатлык, нык сәламәтлек теләп калабыз!
   
     “Абага чәчәге” олимпиадасы һәм “Көнбагыш” конкурсы
   Август киңәшмәсендә районыбыз мәктәпләренең сәләтле балалары 8-10 класс укучылары өчен физика-астрономия, информатика, инженерия фәннәре буенча үткәрелә торган “Абага чәчәге” олмпиадасы эшчәнлеге мактауга лаек булды. Шулай ук район мәктәпләре укучылары арасында Интернет аша үткәрелә торган юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Көнбагыш” конкурсы эшчәнлеге дә макталды. “Абага чәчәге” олмпиадасын һәм “Көнбагыш” конкурсын оештыручы, алып баручы укытучыбыз Рәфхәт Зарипов мәгариф бәлегенең Мактау Грамотасына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.
   
     Мәктәпкә яңа директор килде
   Мәктәбебездә 18 ел дәвамында директор булып эшлгән Хаҗиев Фәрт Газыймович Норма урта мәктәбенә директор итеп күчерелде. Фәрт Газыймович директор буларак хәзерге мәктәп бинасын 1980-1982 елларда төзеткән иде. 1992 елда кабат директор булып кайтканнан соң мәктәптә бик күп төрле ремонт эшләре башкарды. Бу чорда мәктәп коллективы дп педагогик һәм методик яктан да шактый үсте. Мәктәпкә директор итеп моңарчы район хакимиятендә халыкны социаль яклау бүлеге башлыгы булып эшләгән Рәйсә Галимҗан кызы Мхәммәдиева билгеләнде. Рәйсә Мөхәммәдиева мәктәп өчен таныш кеше. Ул профессиясе буенча укытучы буларак педагогик эшчәнлеген Түнтәр мәктәбендә башлап җибәргән иде. Хәзер инде ул мәктәпкә җитәкчелек эшендә зур тәҗрибә туплап кайтты. Аңа авыр хезмәтендә уңышлар теләп калабыз
   
     Абагачы Айнур президент грантына тәкъдим ителде
   “Абага чәчәге” олимпиадасында катнашып, Чаллы шәһәрендә үткәрелгән “Фән җилкәннәре” фестивалендә катнашып, физика һәм техник иҗат номинациясендә беренче урынны яулап, ТР Мәгариф министрлыгының беренче дәрәҗәле Дипломына лаек булган 9 сыйныфтагы укучыбыз Айнур Ибраһимов Россия президенты грантына тәкъдим ителде. Уңышлар юлдаш булсын!
Яңалыкларны Рәфхәт Зарипов туплап язды
   3 май, 2008 ел.
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның май аена сайтның мәгълүмати күләме 13 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 63 биткә урнаштырылган. Файллар саны 400 дән артык. Шулардан 20 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 300 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz