Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар декабрь
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
Администратор
Рәфхәт Зарипов
информатика укытучысы;
Редколлегиядә:
Фирүзә Рамазанова,
11 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
Sait izgotovlen na kodirovke UNICODE(UTF-8).
Esli otkrilis na "Mozilla", togda perehodite: Vid-kodirovka UNICODE(UTF-8).
Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов
        

ЯҢА 2009 ЕЛ БЕЛӘН, ДУСЛАР!
Яңа ел сезгә бәхет-шатлыклар гына алып килсен! Сәламәт булыгыз!


  Мәктәп яңалыклары:декабрь, 2008-2009 уку елы.
    
Безнең сайтка рәхим иткән хөрмәтле кунагыбыз!
    Бу көннәрдә мәктәп сайтларының II республика конкурсы үтә. Беренче турдан үтә алган сайтлар исемлегендә безнең сайт та бар. Игътибар белән карасагыз, анда татар телендәге сайтлар берничә генә. Татар мәктәпләренеке булуга карамастан күпчелек сайтлар рус телендә. Татар телендәге сайтларга керүчеләр күп түгел, билгеле. Бигрәк тә авыл мәктәпләре сайтына. Меңләгән укучысы юк бит аларның. Шулай да без бар! Күп булмаса да, безнең дә укучыларыбыз бар, Безнең киләчәгебез бар!
    Татар телен сакларга, татар милләтен югалтмаска омтылган милләттшләр! Сайтлар белән танышып, татар телле сайтларга тавыш бирүегезне үтенәбез! Милләттәшләр якламаса, татар телен киләчәк буын өчен кем саклар?! Билгеле, 100 укучысы булган, укытучыларында һәм укучыларында интернетка тоташкан компьютерлар 5-6 дан артмаган мәктәп сайты өчен интерактив тавышлар саны күп булмаячак. Шуңа күрә, призлы урыннарга да исәп тотмыйбыз. Шулай да, республика күләмендә порталга куеп, безнең сайтны таныткан өчен, конкурсны оештыручыларга рәхмәтебезне белдерәбез
    Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы порталында http://edu.kzn.ru 26 декабрьгә кадәр интерактив тавыш бирү үткәреләчәк.
    Бүгенге көндә Түнтәр урта мәктәбенең “Алтын Умарта” сайтында 81 бит бар. Файллар саны 552. Алар 8 папкада урнаштырылган һәм 19 Мб күләмне тәшкил итә.
= гыйнвар 2009= =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
    
Башлангычлар өчен атналык
    Башлангыч класслар өчен дә атналык үткәреп алдык. Төрле ярышлар, кызыклы кичәләр, тылсымлы әкиятләр башлангыч класс укучыларына бик ошады. Атналыкта башлангыч класс укучыларры мәктәптә зур ярминкә оештырдылар. Һәрбер укучы өйләрендә әниләренең булышлыгы белән тәмле әйберләр: тортлар, чәкчәкләр, кабартмалар пешереп алып килделәр. Мәктәп коридоры гөрләп торды. 5 өстәл өстендәге тәм-том 15 минут эчендә сатылып бетте. Җыелган акчага һәр класс уртак файдалану өчен җиһазлар сатып алдылар.

Технология укытучыларының район семинары
    Укытучы Илдар абый Басыйров район укытучылары алдында 10 сыйныф укучылары белән ачык дәрес күрсәтте. Дәреснең икенче өлеше актлар залында кичә рәвешендә үтте.

Район күләмендә фән олимпиадалары башланып китте
    Информатикадан 11 класс укчысы Шиһапов Илһам 4 урын, тарихтан Зәйнетдинов Илшат 2 урын, Гарифуллин Инсаф 3 урын алдылар. Алда башка фән олимпиалары укучыларна көрәшкә чакыра.
Физика-информатика атналыгы
    Мәктәбебездә чираттагы атналык физика һәм информатика фәннәренә багышланды. Укучылар лекцияләр тыңладылар, беседаларда, ачык дәресләрдә катнаштылар, үзләре ясаган компьютер презентацияләре белән таныштырдылар. Рамазанова Фирүзә мәктәбебезнең “Алтын Умарта” сайты эшчәнлеге белән таныштырды һәм аны ясау алымнарының кайбер серләре белән таныштырды.
Сугыш чоры әбиләре белән очрашу
    Мәктәптә хәзердән үк бөек Җиңүнең 65 еллыгына хәзерлек эшләре башлап җибәрелде. Декабрь башында мәктәпнең актлар залында сугыш чоры әбиләре белән зур очрашу үткәрелде. Әбиләр михнәтле елларның авырлыклары турында искә алып гыйбрәтле вакыйгалар турвнда сөйләделәр. Укучылар әбиләрне концерт белән сөендерде һәм чәй табынына чакырдылар.

“Код свободы” конкурсында без җиндек
    Мәктәпләргә һәм башка уку йортларына 2009 елдан компьютерлар өчен өр яңа “Линукс” операцион системасы куланыла башлаячак. Быел шушы программаны тормышка ашыру тәҗрибәсе кысаларында Россия күләмендә “Код свободы” конкурсы үткәрелде. Бу конкурста барлыгы 500 укытучы катнашып, Татарстаннан 25 укытучы җиңү яулады. 25 җиңүченең берсе – безнең мәктәпнең информатика укытучысы Рәфхәт абый Зарипов. Ул Мактау Грамотасы һәм нетбук (ноутбукның бер төре) белән бүләкләнде. Котлыйбыз!
Фән олимпиадаларының мәктәп туры
    Төрле фәннәр буенча республика һәм район олимпиадалары алдыннан фәннәр буенча мәктәп туры үткәрелде. Җиңүчеләр алга таба хәзерләнеп, район олимпиадаларына барачак.
Математика атналыгы
    Мәктәптә бик күңелле итеп математика атналыгы үткәрелде. Укучылар математикадан кызыклы мәсҗәләләр чиштеләр, викториналарда катнаштылыр, бюллетеньнәр чыгардылар. Атналык математик кичә үткәрү белән тәмамланды.
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның декабрь аена сайтның мәгълүмати күләме 19 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 81 биткә урнаштырылган. Файллар саны 550 дән артык. Шулардан 100 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 450 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz