Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар февраль
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
  Мәктәп яңалыклары: февраль, 2007-2008 уку елы.
= гыйнвар 2009= =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
     Кышкы «Аҗаган»
   Ел саен мәктәбебездә кышкы «Аҗаган» ярышлары үткәрелә. Быел да без традицияләрдән тайпылмыйча февраль аен тулысынча шушы ярышка багышладык. Укучылар «Кызыллар», «Зәңгәрләр», «Яшелләр» командаларына бүленеп, үзара көч сынаштылар. Егетләр арасында мини-футбол, волейбол ярышлары булып узды. Кызларыбыз да сынатмады, мини-футбол, пневматик винтовкадан ату, шашка, шахмат ярышларында үзләрен чын «егетләрчә» тоттылар.
   29 февраль 2008 ел.
     «Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар»

   Балтач җирлегендә районыбызның 80 еллыгына багышланган «Тамырлардан күтәрелә безнең эшләр, безнең җырлар» дигән конкурс бара. 21 февраль көнне Балтач мәдәният йорты сәхнәсе «Түнтәр» һәм «Искра» күмәк хуҗалыкларын берләштергән ООО «Дуслык» җәмгыяте артистларыннан гөрләп торды.
   Концертта балалар бакчасына йөрүче сабыйлардан алып, чәчләренә чал кергән өлкәннәребезгә кадәр катнашты. Әлбәттә, мәктәп коллективы бу концертның үзәгендә кайнады. Мәктәп яшендәге балалардан оешкан «Сәйләннәр» вокаль ансамбле чыгышын, «Яшьләр» бию коллективы башкарган «Түнтәр кичләре» биюен тамашачы көчле алкышларга күмде. Иң кечкенә «артистларыбыз» башкарган «Безнең урам» җырлы-биюле тамашасы залдагы беркемне дә битараф калдырмады. Укучылар башкарган дәртле биюләрне тамашачы ак көнләшү белән елмаеп алкышлады.
   Алтын куллы авылдашларыбызның кул эшләреннән оештырылган күргәзмә, аларның тормыш-көнкүрешен чагылдырган стенд килгән кунакларга авылыбызның йөзен ачты.
    Фирүзә Рамазанова
   25 февраль 2008 ел.
     Хоккей
   17 февраль көнне Чепья авылында зур хоккей ярышлары булып узды. Бу уенда Түнтәр мәктәбе данын яклап 1991-1992 нче елгы егетләребез көчле командалар белән ярышып, матур уен күрсәттеләр. Аларны без, классташлары һәм дуслары, III призлы урын белән котлыйбыз.
   19 февраль 2008 ел.
     Муса Җәлилнең туган көне
   15 февраль көнне Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көнен без мәктәбебездә аның истәлегенә багышланган кичә белән каршы алдык. Һәр сыйныф укучысы да монда үзенең тапкирлыгын, белдеклелеген күрсәтте. Муса Җәлил сүзләренә язылган җырлар башкару, аның биографиясенә, иҗатына бәйле кайбер кызыклы мәгълүматлар белән танышу бәйгедә катнашучылар өчен генә түгел, ә тамашачыларга да файдалы булды. Шушындый эчтәлекле кичә үткәргәне өчен татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсинә Гатаулла кызына барлык укучылар исеменнән рәхмәт белдерәбез.
   Рамазанова Фирүзә
   16 февраль 2008 ел.
     «Гашыйклар көне»
   «Гашыйклар көне», яки «Изге Валентин көне» мәктәптәге бер генә кешене дә битараф калдырмады. Әйе, бу көнне күпләр түземсезлек белән көтеп алалар, берничә атна алдан ук инде матур «йөрәкчекләр» ясап, аларны дусларына, сөйгәннәренә юллыйлар.
   14 февраль кичәсе мәктәптә күңелле, мавыктыргыч ярышлар, клиплар башкару, җырлы-биюле тамаша белән үтте. Бәйрәм үзәгендә, әлбәттә, иң күп «йөрәкчекләр» алган кыз Гөлнара Хафизова белән егет Фәнил Рамазанов булды.
   15 февраль 2008 ел.
     Без хоккейда көчлебез…
   1993-94 елгы егетләребез 11-12 февраль көннәрендә республика зона ярышларында чыгыш ясадылар. Хоккейчыларыбыз 8 команда арасында III урын яуладылар. Дүрт уен уйнап, Лаеш, Теләче, Арча командаларын җиңугә ирештеләр, Саба командасына исә 6:5 итеп оттырдылар.
   13 февраль 2008 ел.
     Булдырасыз егетләр
   3 февральда Карадуганда Герой-шагыйрь Муса Җәлил музее призына үткән турнирда егетләребез II урынны яулады. 8, 10 февральда 1996-97 елгылар Советлар Союзы Герое Габдулла Гарифуллин истәлегенә багышланган ярышта III урынны алу бәхетенә ирештеләр.
    13 февраль 2008 ел.
Hosted by uCoz