altinumarta.narod.ru - Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты = Рэхим итегез
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның май аена сайтның мәгълүмати күләме 13 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 63 биткә урнаштырылган. Файллар саны 400 дән артык. Шулардан 20 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 300 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz
  Безгә рәхим итегез, дуслар!
Хәерле сәгатьтә!
    А-У-У! А-У-У! Бу - без-зз-зз! Без монда. Умарта кортлары шикелле эшлибез. Сез дә эшлисездер. Эшләгән эшләрегезне Бөтендөнья челтәренә чыгарырга уйлыйсызмы? Начар түгел бит! Менә без чыктык әле. Татар телендәге сайтларны без арттырмасак, кем арттырыр. Вакыт табып, безнең эшчәнлек белән таныша аласыз. Безнең шактый кызыклы тарихыбыз да бар.
    Түнтәр авылына моннан 400 еллар элек Яңгулдан килгән 6 бертуган: Кушай, Кушандай, Күркә, Яңгырчы, Үкәче, Үтәй нигез сала. Үкәче нәселе шәҗәрәсе Петербургта Риза Фәхретдин мирасында, Малмыжда Мөхәммәткамал Мозаффаров язмаларында, Казанда Тел Әдәбият институтында Мөхәммәтнәҗип хәзрәт язмаларында саклана. Мәскәүдәге Борынгы Актлар Архивында 1747-1764 елгы, Кировта 1795, 1811, 1834, 1858 елгы «Ревизская сказка»ларда дәвам ителә. Авыл халкының 12-14 буынлык шәҗәрәсе бар!
    Казан ягыннан килгән Габдеразак хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсенә 1730 елларда нигез сала. 40 ел (1730-1770) авыл халкына белем-тәрбия бирә. Өч Түнтәр егетен: Госман, Габделхәмид, Сәгыйтьләрне Дагыстанга муллалыкка укырга җибәрә. Госман хәзрәт остазын алмаштыра (1770-1785). Габделхәмид Мәчкәрәгә урнаша һәм анда мәдрәсә ача.
    Сәгыйть хәзрәт Оренбург Каргалысы мәчетендә эшли. Соңарак Габделхәмид һәм Сәгыйть авылга өченче һәм дүртенче имам булып кайталар.
    Бишенче имам —Түнтәр егете Мөхәммәтгали Сәйфуллин Бохарада 10 ел белем ала, Тибетта, Әфганстанда, Һиндестанда 5 ел стажировка үтә. 1829 елда авылга кайтып, урта белем бирүче мәдрәсә ача. 1834 елда яңа мәчет төзетә. Гали ишан исеме белән бөтен мөселман дөньясына таныла. Ул ике тапкыр Нәкышбәнди орденына (алтын медальгә) лаек була. Түнтәр мәдрәсәсе бөтен Идел-Уралга таныла. Ул вакытта Бохара янындагы Сарайбҗа китапханәсендә Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган тулы бер династия китап күчерүче хаттатлар буларак тарихка кереп калган. Гали ишанга Гаяз Исхакый һәм Шиһабетдин Мәрҗани бик зур бәя биргән, язучы Вахит Имамов өстәмә мәгълуматлар тапкан.
    Алтынчы имам (1859-1876) Шәмсетдин хәзрәт Хаҗ сәфәрендә вафат була, Истамбулда җирләнә. Җиденче имам Ишмөхәммәт хәзрәт Түнтәр мәдрәсәсенә 42 ел җитәкчелек итә (1876-1919). Ул җәдитчеләр белән зур каршылыкка очрый. Соңгы елларда Ишмөхәммәт хәзрәтнең дин белгече буларак эшчәнлеге өйрәнелде һәм тиешле бәя бирелде. Мәсәлән, Туфан Миңнуллин болай диде: “Ишми ишан дип без аны гомер буе сүктек. Тарих күрсәтте: ул дин сагында булып, татар халкының әхлагын саклау юлында шәһит киткән”.
    Сигезенче имам Мөхәммәтнәҗип хәзрәт 1895 елда Түнтәрдә җәдит мәдрәсәсе ача. Ул Шәмсетдин Күлтәси, Фатих Әмирхан белән еш аралаша. 7 ел дәвамында Галимҗан Баруди белән Казанда “Дин һәм әдәп” журналы чыгара.
    1911-1912 еларда Малмыж өязенә кергән татар авылларында имамлык итүче указлы 36 мулланың 24 е, ягъни өчтән икесе Түнтәр мәдрәсәсен тәмамлаган. Түнтәр муллалары турында Шиһабетдин Мәрҗани күп язган. Атилла Расих та уңай бәяләгән.
    Түнтәр сәүдәгәре Шакир Хәкимов авылда 1905 елда ак таштан мәдрәсә бинасы, әтисе Габделлатыйф Хәкимов 1912 елда кызыл кирпечтән мәдрәсә бинасы һәм икенче мәчетне салдыра. Шакир Хәкимов Бөгелмәдә яши. Шәһәрдә үз акчасына татар класслары өчен бина төзетә, шәһәр халкы өчен парк, ясалма күл, татар зыялылары өчен клуб бинасы салдыра. Бу ике катлы мәһабәт бинада бүген Бөгелмәдә татар мәдәни үзәге эшли. Әтисе Габделлатыйф абзый Уфада салдырган ике манаралы дүртенче мәчет бүген дә халыкка хезмәт итә. Уфада ул 300 шәкертлек 2 катлы мәдрәсә һәм кызлар өчен мәктәп төзетеп, үз акчасына тоткан. Хәкимовлар Уфада Риза Фәхретдин белән еш аралашканнар. Аларга 1911 елда Уфаның Мактаулы гражданнары исеме бирелгән. Хәкимовлар турында галим Равил Үтәбай Кәрими күп эзләнгән, Әмирхан Еники да җылы сүзләр язып калдырган.
    Ишмөхәммәт хәзрәтнең улы Габделхәй Динмөхәммәтов татар мәгърифәтчесе һәм балалар язучысы икәне, бер оныгы Җәүдәт Айдаров татар халкының танылган музыканты буларак билгеле. Ул Тукай бүләге иясе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1942 елда Лениград блокасында Дмитрий Шостаковичның атаклы Җиденче симфониясен бәрмә уен коралларында башкарган.
    Әнә шулай Түнтәр мәдрәсәсе 200 ел дәвамында төбәгебездә иман нуры һәм мәгърифәт нуры таратучы буларак билгеле.
    Хәзер исә Түнтәр урта мәктәбе укучылары һәм укытучылары заман таләпләре куйганча эшләргә тырышабыз. Хәзер дә безнең шактый гына уңышларыбыз бар. Сез алар турында безнең сәхифәләр аша таныша аласыз. «Мәктәп яңалыклары» битенә һәм башка сәхифәләренә чакырабыз. Рәхим итегез!