Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар октябрь
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
  Мәктәп яңалыклары: октябрь, 2007-2008 уку елы.
декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
     «Абага чәчәге» олимпиадасы сигезенче сезонны башлады...
    Әле генә май ае иде. «Абагачылар» ялкынлана-ялкынлана финал ярышларында бил алыштылар. Призерларга 8000 сумлык бүләкләр тапшырылды. Мәгариф бүлегенең 27 призы, редакциянең 6 призы ияләрен тапты. Финалистларның һәркайсы дүрт төрле призга ия булу мөмкинлеге бар иде. Иң зур приз 300 сум. Билгеле, 1200 барлык катнашучыларга да ялтырамады. Шулай да 3 яки 4 приз алучылар да булды.
    Бүгенгә бәлки ул акчалар яки бүләкләрне кемнәрдер файдаланып та бетергәндер. Хикмәт анда түгел. Уку елы дәвамында укучыларның бөртекләп тупланган гыйлемен бер елда гына туздырып бетерү мөмкин түгел. Бу — киләчәккә багаж. Пәйгамбәребез дә гыйлемне бишектән алып ләхеткә кадәр тупларга васыять иткән. Үзең эзләп тапкан белем кадерле һәм файдалы була. Бездә исә «белем кое»сында казынырга кирәк. «Абага чәчәге» олимпиадасында катнашсаң, алдагы елларындагы имтиханнарыңда да, югары уку йортларында уку чорында да үзеңә күпкә җиңел булыр. Тәвәккәллә, дускай!
    Олимпиаданы безнең укытучыбыз Рәфхәт абый Зарипов алып бара.
    Сәләтле укучылар өчен район мәгариф бүлеге һәм «Хезмәт» газетасы редакциясе тарафыннан үткәрелә. Тулырак итеп www.abaga2008.narod.ru сайтыннан таныша аласыз
    17 октябрь 2007 ел.
     БРИның томанлы киләчәге?......
    Ни өчен фәннәр саф татар телендә укытыла торган авыл мәктәпләрендә дә укучылар татарча БРИны түгел, рус телендәге БДИны сайлап ала?
    «Мәгърифәт» газетасының 13 октябренда “Татарчасы авыррак, ди мөгаллимнәр” дигән язма дөнья күрде. Журналист Нәсим Акмал “Түгәрәк өстәл”дә укытучылар фикерен туплап шулай язган. Сүз бердәм дәүләт имтиханнарының татар телендә эшләнгән БРИ вариантын татар телендә белем алучы укучылар сайларга теләмәве турында бара. Бу чыннан да шулай. Мин үзем моның берничә сәбәбе бар дип уйлыйм. БДИдан башлыйк. 2009 елга кадәр БДИ үзе дә ил күләмендә тәќрибә сыйфатында гына үткәрелә. Әлегә камилләшеп бетмәгән ул. Әйтик, кайсы да булса фәнне базис планы буенча атнага 2 сәгать дәвамында белем алучы да, икенче бер мәктәптә шул ук фәнне профиль уку планы буенча (атнага 4 яки 6 сәгать) белем туплаучы да, шул бер үк имтихан биремнәрен ала һәм бер үк кагыйдә буенча баллар җыя. Бу — гаделсезлек. Шуңа күрә Мәскәү киләчәктә БДИ биремнәре өч вариантта булырга тиеш дип саный. Әлегә моны эшләү өчен акча җитмәүне сәбәп итеп куя. Аларча, беренче һәм икенче вариант биремнәре аттестатка куелачак билге өчен дип карала. Беренчесе базис уку планы белән, икенче вариант профиль уку планы буенча белем алганнар өчен.
    Рәфхәт абый Зариповның шушы проблемалар хакындагы язмасының тулы вариантын «Мәгърифәт» газетасының 27 октябрь саныннан укый аласыз
    29 октябрь 2007 ел.
     Киатапханәчебез - район конкурсында җиңүче!
    Район күләмендә уздырылган «Иң яхшы китапханә - 2007» конкурсында катнашып мәктәбебезнең китапханәчесе Зарипова Гөлзада Таһировна 2 урынга лаек булды. Конкурска CD дискында слайдлар белән фотоальбом эшләнде. Бүгенге көндә мәктәп китапханәсендә дәреслекләр белән 22260 китап бар, алардан 135 китап укучы файдалана.
     12 октябрь, 2007 ел.
     Кызларыбыз футболда Җиңделәр!
    13 октябрь көнне безнең мәктәп стадионында 1992 – 93 елда туган кызлар арасында футбол буенча район ярышлары булып үтте. Ярышта 7 мәктәп катнашты. Безнең мәктәпнең кызлар футбол командасы 1 урынны алды. 20 октябрь көнне шушындый ук ярышлар егетләр арасында уткәрелде. Районныбызның 10 мәктәбеннән килгән командалар арасында безнең уенчылар 2 урынны яулады.
     22 октябрь, 2007 ел.
     Безнең экспонатлар Мәскәүгә күргәзмәгә китте
    Октябрь аенда мәктәбебезнең яшь экологлары «Юннат-2007» Бөтенрәсәй күргәзмәсенә экспонатлар туплау белән шөгыльләнде. Укучылар «Витаминнар хәзинәсе», «Яшел аптека», «Чәчәкләр патшалыгында», «Табигать остаханәсе», «Бөртекле культуралар» номинацияләренә гербарий, коллекция, композицияләр әзерләп Республика экология-биология үзәгенә тапшырды.
     25 октябрь, 2007 ел.
Бәрәңге әзерләү

   Октябрь аенда без мәктәп подвалына бәрәңге ташырга булышу өчен җыелдык. 2 машина бәрәңгене күз ачып йомганчы подвалга тәгәрәтеп тә өлгердек. Укытучыларыбыз безнең эштән бик канәгать булдылар.
    Акча эшләдек
   Малайлар һәм кызлар җыелышып, укытучыбыз Дамира апа белән колхоз амбарына капчыкларга бәрәңге тутырырга бардык. Без бик тырышып эшләдек. 90 капчык бәрәңге тутырдык. Безгә 1000 сум акча бирделәр.
   Зәйнетдинова Лилия.
Hosted by uCoz