Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
  Ветераннарыбыз
     Гыйлаҗев Рәкыйп Гыйлаҗ улы
     1922 елда Субаш авылында крестьян гаиләсендә туган. Башлангыч белемне Субаш мәктәбендә алганнан соң 7 еллык мәктәпне Түнтәрдә тәмамлый. Аннары белемен Чепья мәтәбендә дәвам итә һәм аны уңышлы тәмамлый.
     Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 19 яшь була. Бала вакытта имгәнгән булу сәбәпле аны сугышка алмыйлар. Әмма ул сугыш чорларында Чепья район үзәгендә НКВД системасында эшли. Нинди генә җаваплы эш тапшырсалар да ул аны ахырынача төгәл итеп үтәп чыга, әмма берәүгә дә зыянын салмый. НКВД системасында эшләсә дә сугыштан соң да аны белгән, аның белән эш иткән гади кешеләр Рәкыйп абыйны һәрвакыт зур ихтирам белән искә алалар. Аның бөтен эшчәнлеге мәрхәмәтлелек белән бәйләнгән.
     Сугыштан соң Рәкыйп абый Казан Дәүләт Педагогика институтының тарих бүлеген читтән торып тәмамлый, партия райкомы аппаратында эшли. Шактый еллар Сәрдек җидееллык мәктәбе директоры вазифасын башкара, тарих, география укыта.
     1959 елда Түнтәргә Киров исемендәге колхозның башлангыч партия оешмасы секретаре итеп җибәрелә. 1960 елда Гыйләҗев Рәкыйп Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә директор булып башлый. Аның тырышлыгы нәтиҗәсендә элеккеге ике катлы мәчет бинасы сүттерелеп бер катлы мәктәп бинасы итеп төзетелә. Районнан мәктәп төзелеше өчен берни дә бирелми. Авыл халкы, авыр шартларда яшәүгә карамастан, мәктәпне өр-яңадан торгызу өчен көнне төнгә ялгап эшли. Төзелеш материаллары белән колхоз ярдәм итә. Мичләрне Көтәштән Дмитрий агай чыгара, ярдәмче эшләрдә авыл хатын-кызлары ләр. Иске агач биналарны файдаланып мәктәп өчен ашханә төзелә, таш мәктәп сафка баса, хуҗалык корылмалары булдырыла. Элеккеге мәдрәсә бинасыннан калган ярым җимерек таш бина ремонтланып мәктәп мастерское итеп төзелә. Мәктәп яны тәҗрибә участогының хәзерге, иске мәктәп янындагы өлешенә нигез салына. Бу бакчага алмагачлар, карлыганнар утыртыла.
     Рәкыйп Гыйләҗевның фидакарь хезмәте нәтиҗәсендә мәктәпнең материаль- техник базасы ныгый. Уку әсбаплары, парталар, киноаппарат,радиоалгыч,авылда беренче “Чайка” магнитофоны, беренче телевизор-”Рекорд 12” алына. Рәкыйп абый район мәктәпләре арасында беренчеләрдән булып мәктәпне үзәктән ягып җылытуга күчерә. Мәктәпкә “Движок” электростанциясе алына.
     Гыйләҗев Рәкыйп тарих, география укыта, шактый көчле укытучылар коллективы туплый. 1965-67 елларда мәктәп күләмендә музей экспонатлары туплана башлый.Рәкыйп абый авыл һәм мәктәп тарихы буенча материаллар җыя, элек эшләгән, колхоз төзегән, авыл активистлары белән хат алыша, альбомнар туплый. Бу альбомнар хәзерге көндә Түнтәр авыл музеенда саклана. Аларны музейга улы Раушан тапшырды.
     Мәктәп директоры буларак укучыларның һәм укытучыларның хезмәтен һәм ялын дөрес оештыру буенча зур эш башкара. 1970 елларда Рәкыйп абый яңадан колхозның партия оешмасы секретаре итеп билгеләнә. Әмма мәктәп белән элемтәсен өзми, тарих, география фәннәрен укыта, соңгы елларда хезмәт фәне буенча малайларга ныклы күнекмәләр бирә.
     Гыйләҗев Р.Г. һәрвакытта да укытучыларга ярдәмчел булды, аларны методик осталыкка өйрәтте, авылда лектор пропагандист буларак бик күп төрле җәмәгать эшләрендә катнашты. Аны хезмәттәшләре, авыл халкы, элеккеге укучылары яхшы яктан гына искә алалар. Безнең арада күптән булмаса да аның якты истәлеге халык күңелендә саклана. Кешелекле, ярдәмчел, тырыш, намуслы һәм башка күркәм сыйфатлар Рәкыйп абый өчен һәрвакытта да әһәмиятле булды.
     
Мөхәммәдьярова Рашидә Мөхәммәдьяр кызы
     1922 елда Түнтәр авылында крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында 7 еллык мәктәпне тәмамлый. Мәктәптә укыганда ук бик актив, үтә тырыш, кызыксынучан була. 1932 елда “Яшь Ленинчы” газетасында язучы Абдулла Әхмәтнең “Бәләкәй колхозчылар янында” дип исемләнгән мәкаләсе басылып чыга. Анда Рашидәның укучы буларак мәктәп китапханәсендә балаларга китап өләшүе турында языла. Рашидә беренчеләрдән булып Түнтәр мәктәбендә пионерга керә. Ул авылыбызның беренче пионерлары сафында исәпләнә.
     Мәктәпне яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап 1937 елда Алабуга педагогика училищесына укырга керә. 1940 елда аны уңышлы тәмамлап, Балтач районына укытырга кайта. Ул чорда Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире булып Хәсәнов Гәбделхәй эшли. Ул Рашидә апаның дәресләрендә булып аның эшчәнлегенә югары бәя бирә.
     Сугыш башлангач, Мөхәммәдьярова Р.М. Түнтәр мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Рашидә апа сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсе аша үткәрә. Мәктәптә укытучылар һәм укучыларның хезмәтен дөрес итеп оештыра. Урманнан утын ташып мич ягып мәктәпне җылыту проблемасын да хәл итә. Ул чордагы Чепья районы мәгариф бүлеге мөдире мәктәп директорының эшчәнлеген югары бәяли.
     1946-1948 елларда Мөхәммәдьярова Чепья РОНОсында мәктәп инспекторы булып эшли. Бер үк вакытта бүлек мөдире вазыйфаларын да башкара.
     1951-1956 елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә татар теле һәм әдәбият укыта башлый. Балаларны бик яратып, алар белән уртак тел табып, аларга игътибарлы, мәрхәмәтле була. Рашидә апа укучыларына фән нигезләрен тирәнтен өйрәтә, аларда туган телгә мәхәббәт тәрбияли. Татар язучыларының һәм шагыйрләренең әсәрләрен, шигырьләрен яттан сәнгатъле итеп сәхнәдә сөйли. Бер үк вакытта балаларның да йөгерек укуларына, сәнгатъле һәм аңлаешлы сөйләменә, чиста, пөхтә, матур язуларына зур игътибар бирә.
     Тәҗрибәле укытучы буларак, хезмәттәшләренә методик, педагогик ярдәм күрсәтә. Дәресләрнең аналитик синтетик методына игътибар итә, дәресләрне югары методик осталык белән алып бара.
     Түнтәр мәктәбе бетерелгәч, тормыш иптәше Гыйләҗев Рәкыйп белән Сәрдек мәктәбендә укыта.
     1960 елда яңадан Түнтәр мәктәбендә башлангыч класста укыта башлый. 1965 елдан пенсия яшенә җиткәнче 1977 елга кадәр интернатта тәрбияче булып эшләде. Ул интернат балаларына әни дә, әти дә булды. Монда яшәүче Көшкәтбаш балалары Рашидә апаны якын итте. Балаларның ата-аналары аны бик яраттылар аны хөрмәт иттеләр. Ул кешеләр өчен, балалар өчен йөрәген дә, көчен дә жәлләмәде, бөтен гомере буе башкаларга ярдәм кулы сузып яшәде. Түнтәрдә генә түгел, Көшкәтбаш авылындагы һәр гаилә Мөхәммәдьярова Рашидә Мөхәммәдьяровнаны тирән ихтирам һәм хөрмәт белән искә ала.

Галиева Гыйззәтбану Гаффаровна истәлекләре
     Мин, Галиева Гыйззәтбану Гаффар кызы, 1921елның 2нче маенда Түнтәр авылының урта хәлле крестьян гаиләсендә туганмын. Әтием Гаффар бик яхшы балта остасы, әнием Җәмилә оста тукучы булганнар. Әнием Коръән сүрәләрен бик яхшы белгән һәм аларны матур итеп көйләп укый торган булган. Алар 7 бала үстергәннәр, аларны ачлыктан саклап калдырганнар. Соңрак, колхозларга тракторлар кайта башлагач, Зифа апам тракторда эшләгән. Габделхәй абыем укытучы булган.
     1936елда 7нче сыйныфны бетергәч, җәй көне юл төзелешендә эшләдем. «Сосна тавын» кистек. 1937елны колхозда эшләдем, «Хәсәншәех урманы»нда утын кистек.
     Шул ук елны абыем Габделхәй тәкъдиме белән РОНОга эш сорап бардым. Ул вакытта РОНО мөдире булып Галимуллин Каюм эшли иде. Ул миннән: «Җырлый беләсеңме, бии беләсеңме?» — дип сорады. «Җырлый да, бии дә беләм», — дип җавап бирдем. Шуннан соң ул декрет ялына китүче «Ленин» орденлы Кәримова Гыйлембану апа урынында эшләп торырга приказ язды һәм мин Иске Пукшинер авылында укыта башладым. Мәктәп бер байдан калган агач йортка урнашкан иде. Гыйлембану апаның өе мәктәптән ике өй аркылы гына иде. Ул көн саен дәресләремә кереп утыра, анализ ясый һәм күп нәрсәләргә өйрәтә иде.
     Укыту белән тәрбия эшләре бергә алып барылды. Яңа ел бәйрәменә чыршыны бизәү өчен уенчыкларны балалар белән үзебез ясадык. Җырлар, биюләр, шигырьләр өйрәндек. Гыйлембану апа бала тапканчы гел күзәтү астында булдым. Әти — әниләр җыелышларын үткәргәндә концертлар куя идек. Бик яраталар иде. Эшемне яратып, тырышып эшләдем. Гыйлембану апа минем эшемне ошатты. «Киләчәктә тагын да тырышып эшлә, синнән әйбәт укытучы чыгачак», — дип канатландырып эшләтә иде Гыйлембану апа.
     Гыйлембану апа ялдан килгәч, пенсиягә киткән Зарипов Касыйм абый урынында, Чапшар авылына эшләргә җибәрделәр. Мәктәп мөдире булып Юнысов Зөбәер эшли иде.

Мөхәммәтшина Сәйдә Мөхәммәтша кызы
     1919нчың 16нчы сентябрендә Чепья районы Түнтәр авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гаилә зур, 10 баланың 7се исән-сау үсә. 1929елдан колхозда член булып торалар.
     Гаиләдәге икенче бала Сәйдә1929елда Түнтәр авылындагы мәктәпкә укырга бара. Бу гарәп алфавиты латин алфивитына алмаштырылган еллар. Сәйдә “Яңалиф”не үзләштерә.
     1936 елда авылдагы җидееллык мәктәпне тәмамлап, Казан педагогия училищесына (хәзерге Казан Дәүләт педагогика университеты) укырга керә. Училищены 1939елда тәмамлап, хезмәт юлын Смәел урта мәктәбендә укытучы булып башлап җибәрә. 1940-41нче уку елында Арбор тулы булмаган мәктәбенә завуч һәм география-биология укытучысы итеп күчерелә. Хезмәтенә дә, белеменә дә куанып чынлап башлагач, ил өстенә кара яу килә - дошман өере бик күп Сәйдәләрнең, бөтен дөньяның тынычлыгын челпәрәмә китерә. Шунда хезмәт биографиясе өзелеп, аның биографиясенә фронт елъязмасы языла башлый.
     1942елның маеннан 1945елның октябренә кадәр Ерак Көнчыгышта Кызыл байраклы 134нче истребитель авиаполкында ил чиген япон самурайларыннан саклый. Тайганың сазлы, черкиле, кырыс урманы яшь солдатларны чыныктыра, төрле хәлләрне, вәхшилекләрне күрергә туры килә. Көнчыгыш чикне саклау белән бергә, кыска вакытлы мәктәп бетереп килгән яшь очучыларны яхшылап өйрәтеп көнбатышка озату - полкның төп бурычы була.
     Шунда 9нчы май -Җиңү көнендә Сәйдә партия сафларына керә. Япония белән сугыш башлана. Самолётлар үлем йөге төяп дошман ягына очып тора. Яшь коммунист Сәйдә дә үзен үрнәк яктан таныта. “Без җиңдек. Шатлыкның иге-чиге юк иде,” - дип искә ала иде ул бу көннәр турында.
     Яхшы хезмәт иткәне өчен Сталинның рәхмәт хаты белән бүләкләнеп, Ерак Көнчыгыш белән саубуллашып 1945елның октябрендә туган якларына кайта ир йөрәкле Сәйдә апа. Сугыштан соң “Ватан сугышы” ордены, 8 медаль белән бүләкләнә.
     Кайткач, Шодада химия-биология укыта башлый, ә 1946-1949 елларда Түнтәр җидееллык мәктәбендә завуч булып эшли.
     Кызыл йолдызлы солдат бүреге һәм шинеленнән йөргән кыз үз эшен хәрбиләрчә төгәл һәм җиренә җиткереп башкара. Бу чорда бергә эшләгән иптәшләре, аның укучылары шул хакта мактап сөйлиләр. Менә 1946елда Шода мәктәбе директоры Ф.Гайнетдинов язган характеристикадан өземтә: “Иптәш Мөхәммәтшина үзенең эш дәверендә үз фәнен яратып һәм хәзерлекле рәвештә тырышып белем биргәнлеген һәм балалар белән эш итүдә сәләтле икәнлеген күрсәтә алды. Ул үз фәне буенча 95% абсолют өлгереш бирде. Укучылар арасында авторитеты зур. Дирекция тарафыннан тапшырылган эшне төгәл һәм вакытында үти. Колхозчылар арасында агитация- масса эше алып баруда актив катнаша”.
     Тырышлыгын күреп, 1949елның 30 августында Арбор җидееллык мәктәбенә директор итеп билгелиләр. Бер елдан, 1950елның 18нче августында, Түнтәр җидееллык мәктәбе директоры итеп билгеләнеп, 1955елга кадәр эшли. Директор булып эшләгәндә иң үзәккә үткәне мәктәпне һәм укытучыларны ягулык утын белән тәэмин итү була. Крыло урманыннан (Мари ягында) утын кистереп ташыту гаярь ирләр эше дә бит юкса... Әнә шулай тормыш йөген ике яклап тарта фронтовик, сынмый, сыкранмый. Күргән авырлыклар фәкать йөрәккә язылып бара.
     1950, 1953елларда авыл советына депутат булып сайлана. Җәмәгать эше тәртибендә башлангыч партия оешмасы секретаре вазифасын башкара. Авылда алып барган агитация-масса эше, пропагандист булу белән бергә фермада үлгән терлекләр өчен дә җавап тотарга туры килә.
     1956елда Түнтәрдә җидееллык мәктәп бетерелү сәбәпле, төрле мәктәпләрдә (Субаш, Түнтәр, Шода) вакытлыча укыта. 1958-60елларда Түнтәр башлангыч мәктәбе мөдире һәм укытучысы була. Ә 1960елда Түнтәрдә җидееллык мәктәп ачыла һәм Сәйдә апа шунда матеметика, биология укыта.
     35 ел укытып, 1974елда лаеклы ялга чыга.
     Әнә шулай кайда гына эшләсә дә укучыларның һәм ата-аналарның, авыл халкының хөрмәтен яулый. Төгәл, гадел, тырыш булуы белән хезмәттәшләренә үрнәк булып тора. Бик күп җәмәгать эшләре алып бара: агитатор, гомере буе пропагандист, партоешма секретаре, “Белем” җәмгыятенең башлангыч оешмасы секретаре, агитколлектив җитәкчесе, политинформатор, профсоюз месткомы председателе. Ул башкарган хезмәтләрне еллап санап чыгу да зур исемлек тәшкил итәр иде. Ә һәр елда, аның һәр көнендә никадәр киеренке эш! Чын-чынлап хезмәттә үткән гомер.
     Шул хезмәтләре өчен укытучы Сәйдә апа В. И. Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан “Батыр хезмәт өчен” һәм “Хезмәт ветераны” медале, күп кенә Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә.
     “Совет мәктәбе” (хәзерге “Мәгариф”) журналында һәм газеталарда аның эшчәнлеге турында материаллар чыга.
     Сугыш һәм хезмәт ветераны, укытучы Сәйдә Мөхәммәтшина 80 яшендә 1999елның декабрь аенда вафат булды.
     Аның һөнәрен кызы Гөлсинә дәвам итә. Ул да хезмәтен яратып, әнисенә тиң булырлык итеп эшләргә тырыша.
     Материалны Сәйдә апаның “Шәхси делосы” һәм документларга нигезләнеп кызы Закирова Гөлсинә әзерләде.

Жәләева (Хөсәенова) Миңлегөл Жәләевна
     1910 елда Чепья районы Курамьял авылында ишле балалы гаиләдә туа. Әти-әнисе игенчелек белән шөгыльләнүче урта хәлле крестьяннар булалар. Туганнары – олы абыйлары игенчеләр, бер абыйсы хәрби кеше. Икенче абыйсы Жәләев Сибгать укытучы, РОНО мөдире була. Ул бераз вакыт Түнтәр мәктәбендә дә директор булып эшләп ала.
     Миңлегөл башлангыч белемне (1923-27 еллар) Курамьял башлангыч мәктәбендә ала. 1927-1930 елларны Түнтәр жидееллык мәктәбендә укып, аны тәмамлый.
     1931-1936 елларда Арбор башлангыч мәктәбендә укытучы булып әшли. 1938 елда Арча педучилищесын тәмамлый. 1936-1939 елларда Чепья районы Чутай жидееллык мәктәбендә башлангыч класслар укытучысы булып әшли.
     1939 елда Казанда тарих укытучылары хәзерләү курсларында укып, 1939 елның августыннан 1940 елның августына кадәр Балтач мәктәбендә тарих укыта. Сугыш башлангач, хәрби комиссариатка чакырып алалар, ике сагәть әчендә әзерләнеп сугышка чыгып китәргә чакыралар. Тик Казаннан кире борып кайтаралар. Сугыш чорында (башында) аз гына РОНО мөдире булып эшләп ала.
     1941-1945 елларда Чутай жидееллык мәктәбендә тарих укыта. 1945 елнын 8 октябрендә Түнтәр мәктәбенә тарих укытучысы булып килә һәм анда 1958 елга кадәр әшли.
     Казан педагогия институның тарих бүлегенең беренче курсын 1942 елда тәмамлый. Шуннан сон укымый. 1931 елдан 1939 елгача ВЛКСМ члены була. Шул чакта алты тапкыр төрлечә буләкләнә. 1949 елдан ВКП(б) члены. Моннан тыш зур дәуләт буләкләренә дә лаек була.
      «За доблестный труд в Великой Отечественной войне 1941-1945 г.» (1946), «За трудовую доблесть» медале, «Почет билгесе» ордены (1949). «Бөек Җиңүнең 40 еллыгы» юбилей медале (1985). «Бөек Җиңүнең 50 еллыгы» медале һәм «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.
     Пенсиягә чыкканан сон берничә ел Түнтәр мәктәп-интернатында төнге тәрбияче (няня) булып эшли (1969-1973 еллар).

Йосыпова Гыйззәтбану Шәмсетдин кызы
     Балтач районы Түнтәр авылында 1930 елның 23 маенда туганмын. Сугыш чоры баласы буларак, балалык шатлыгыннан мәхрүм булып, ачлык, ялангачлык кебек барлык авырлыкларны кичердем. Сигез яшьтән укырга кереп, Түнтәр җидееллык мәктәбен тәмамладым. Безгә салкын мәктәптә дәреслекләрсез, дәфтәрсез, иске китапка язу араларына язып укырга туры килде. 8 классны Чепья мәктәбенә йөреп укыдым. 1947 елда Казан педагогия училищесына читтән торып укырга кердем һәм Түнтәр балалар яслесендә тәрбияче булып эшли башладым. 1951 елда Казан педучилищесын тәмамладым. 1951 елда тормышка чыгып, Түнтәрдән китеп, Арбор мәктәбендә укыта башладым. 1952 - 53 уку елында безне Шода мәктәбенә күчерделәр. 1953 елның сентябреннән семья хәле буенча Түнтәргә кайтып, иптәшем Йосыпов Рашат мәктәптә укытучы, мин Түнтәр балалар яслесендә мөдир булып башладым. 1962 елда Түнтәр балалар яслесе Балтачка күчерелү сәбәпле, бер елга якын анда да мөдир булып эшләләдем. 1963 елдан Түнтәргә кайтып, мәктәп интернатында тәрбияче булып эшли башладым. 1965 елда Казан дәүләт педагогия институтына читтән торып укырга кереп, аны 1971 елда тәмамладым. 1965 елда башлангыч класс укытучысы, 1966 елда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли башладым. 1973 елда мәктәптә уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары булып эшләдем. 1974 елда Түнтәр мәктәбенә директор итеп билгеләделәр. Ул эштә 6 ел - 1980 елга кадәр эшләдем. Яңа мәктәп төзү эше башлангач, үз теләгем белән директорлыктан китеп, 1980-85 елларда татар теле һәм әдәбияты укытып, 1980 елда пенсиягә чыктым. Мин мәктәп директоры булып эшләгән чорда, мәктәп иске мәчет зданиясенә урнашкан иде. Күп кенә капитал ремонт эшләре үткәрергә туры килде. Балаларның укуга карашын, тәртибен яхшырту буенча бөтен коллектив белән бик күп эшләдек. Һәр педсоветта педагогик, методик темаларга докладлар куеп, һәр укытучының эшенә ныклы анализ ясый идек. Ул чорда проблемалы укыту, техник чаралар белән эшләүнең яңа кергән чоры иде, һәр укытучы шул проблемалар өстендә эшләде. Укыткан һәм мәктәп директоры булып эшләгәндә минем хезмәтемә әйбәт бәя бирелде. 1976 елда РСФСР мәгариф министрлыгы һәм профсоюзы тарафыннан, 1975 елда социалистик ярышта җиңүче значогы белән бүләкләндем. 1979 елда РСФСР мәгариф министрлыгы һәм профсоюзының «Почет грамотасы» белән, 1980 елда Балтач КПСС райкомы һәм район советы тарафыннан Почет грамотасы белән, 1984 елда район мәгариф бүлеге һәм профсоюзының Почет грамотасы белән, 1985 елда янә район мәгариф бүлегенең Почет грамотасы белән бүләкләндем. Яшәү һәм эшләү дәверендә бик күп җәмәгать эшләре алып барырга туры килде. Әле үземнең сайлауга яшем җитмәстән үк, сайлаучылар арасында агитатор булып эшләдем. 1948 - 50 елларда колхоз комсомол оешмасы секретаре, ферма агитаторы, стена газетасы редакторы булып эшләдем. 1966 елда КПСС ка кергәч, агитколлектив җитәкчесе, идеология секретаре булып эшләдем. Халык алдында аерым даталарга докладлар куярга туры килде. Ата- аналарны тәрбияләү буенча педагогик темаларга Түнтәрдә һәм Көшкәтбашта докладлар куелды. Без укыткан укучылар арасында төрле профессия кешеләре: укытучылар, врачлар, инженерлар, механизаторлар, терлекчеләр күп, аларны санап күрсәтеп бетереп булмастыр. Гаилә хәленә килгәндә, тормыш иптәшем Йосыпов Рашат мәктәптә тарих-география укытучысы булып эшләде. Инвалидлык алып пенсиягә чыкты. Хәзер исән түгел инде.
      Улым Йосыпов Азат Мариэнергода баш энергетик булып эшли, Йошкар-Олада семьясы белән яши. Кызым Хәкимова Гөлшат Чепья мәктәбендә рус теле укыта, завуч булып эшли, Чепьяда гаиләсе белән яши.

Галиев Марат Мөбәрәкҗанович
     Мин Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр авылында 1954 елның 4 апрелендә хезмәткәр гаиләсендә туганмын. Әнием 42 ел балалар укытып лаеклы ялга чыкты. Әтиемнең Сталинград фронтында үлеп калган энесе Гарифҗан 1939 елны Арча педагогия училищесын тәмамлап, сугышка киткәнче укытучы булып эшләгән. Гомумән, безнең нәселдәге укытучыларның тулы педагогик стажлары 200 елдан артып китә. Югарыда әйтелгәннәр мине дә укытучы һөнәрен сайларга этәрүче сәбәпләрнең берсе булдылар.
     1969 елны Түнтәр сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, шул ук елны Арча педагогия училищесына керү имтиханнарын уңышлы гына тапшырып, шушы уку йортында белем алуга ирештем.
     Безнең класс җитәкчебез Әүһәди Идиятович тарих һәм җәмгыять белеменнән укытты. Без укыган чорда барлык укытучыларыбыз да үз эшләренең остасы иде. Илдус Абдрахманович Сәгъдиев (математика), Зинаида Игнатьевна Корнейчук (рус теле һәм әдәбияты), Сәләй Гататович Вагыйзов (татар теле һәм әдәбияты), соңарак Мөнирә Әхмәтовна, Флера Гомәровна (химия) һәм башка бик күп укытучылар безгә ныклы белем бирүдә күп көч куйдылар. Хезмәт дәресләрендә Ринат Мингаярович Алмаевның миңа билгеле булмаган эш алымнарына өйрәтүе, Габделбәр Галиевич Бәхтияровның рәсем сәнгатенә перспектива законнары аша карарга өйрәтүе киләчәктә дә бик кирәк булдылар. Габделхәй Гыйниятович “СССРның чаңгыда йөрү остасы” иде. Аның артыннан 500 метр гына калышмыйча барсам да, үземне бәхетле хис итә идем. Ягъфәр Зыятдинович баскетбол серләренә төшендерде, Барый Каюмович озын араларга йөгерергә өйрәтте.
     Кайбер кешеләрнең Муса Җәлил исемендәге опера-балет театры бинасы эчен кереп тә карый алганнары юктыр. Ә безнең Арча педагогия училищесы хоры (мин дә шунда) Фирая Мөхәммәтовнаның сәләте, искиткеч тырышлыгы һәм хезмәте аркасында шул данлыклы бинаның сәхнәсендә чыгыш ясады.
     2нче курсны бетергәч, Вятка, Кама елгалары буенча сәяхәт аеруча истә калган. Кайсы да булса укытучымның исемен исемә төшерә алмаган булсам, гафу үтенәм, үпкөләмәгез бер үк... Миңа укытучы һөнәре биргән Арча педагогия училищесы белән горурланам, белем биргән һәм укытучы итеп тәрбияләгән барлык укытучыларыма мең-мең рәхмәт!
     1973 елны училищены тәмамлагач, Балтач районы Югары Субаш авылында 1974 елның маена кадәр математика укыттым. 1974-1976 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт иттем. 1980 елны читтән торып Казан Дәүләт Педагогия институтының математика факультетын тәмамладым.
     Хәзрге вакытта туган авылым Түнтәрдә, урта мәктәптә математика һәм рәсем укытам.

Зарипов Мөкатдәс Зариф улы
     Зарипов Мөкатдәс Зариф улы Балтач районы Түнтәр авылында туа.
     1951 елда 7 классны тәмамлап, Чепья урта мәктәбендә укуын дәвам иттерә. 1954 елда 10 классны укып бетереп бер ел Свияжскида сөт промышленносте мастерына укый. 1955 елның көзендә Саба районында эшләгән җиреннән армия сафларына алына. 3 ел хезмәт итеп кайткач, туган авылында шофер булып эшли. Аны хезмәт сөючәнлеге, тырышлыгы, булганлыгы өчен хөрмәт итәләр.
     1961 елдан Зарипов М.З. Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә укытучы булып башлый. 1965 елда КДПИ ның математика бүлегенә читтән торып укырга керә. Бер ел мәктәп интернатында тәрбияче булып тора, аннан соң математика, физика, сызым, хезмәт, химия, машиноведение, биология, физкультура фәннәрен укыта. Төрле фәннәр укыту аннан зур хәзерлек, тырышлык, түземлелек сорый. Ләкин ул һәр дәресне кызыксыну һәм ныклы хәзерлек белән алып бара. Укучылар аны яраталар, ул укыткан фәннәр белән кызыксыналар. Шул ук вакытта Зарипов М.З. класс җитәкчесе булып та эшли, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә торып тәрбия эшләре алып бара.
     1982-1986 елларда ул Түнтәр урта мәктәбендә 5-11 классларда хезмәт дәресләре алып бара, хезмәт кабинетын җиһазлый. Зарипов М.З. өзлексез үз белемен күтәрү өстендә эшли, уңай тәҗрибәләр өйрәнә, яңа эш алымнары куллана, коллегаларының тәҗрибәсе белән уртаклашып эшли, Яшь укытучыларга остаз була. Укучылар аны таләпчән, игътибарлы, гадел булганы өчен хөрмәт итәләр. Мәктәп укучылары, укытучылар коллективы каршында Зарипов М.З. зур авторитетка ия була.
     Аның укучылары югары уку йортларында укып белем алалар, урта махсус уку йортларында укыйлар, төрле профессия кешеләре булып ләр, туган колхозларында хезмәт итәләр.
     1986 елда Зарипов М.З. 25 еллык эш стажы белән лаеклы ялга чыга. Хәзер дә ул мәктәп белән тыгыз элемтәдә яши, очрашуларга килә, укытучыларга төпле киңәшләрен бирә.

Сөләйманов Роберт Габделхәй улы
     Сөләйманов Роберт Габделхәй улы 1940 елның 3 мартында Татарстан Республикасы Балтач районы Кариле авылында укытучы гаиләсендә туа.
     Әтисе Кариле башлангыч мәктәбе мөдире-укытучысы була, әнисе колхозда эшли. Шушы гаиләдә тәрбияләнеп, 1947 елда Кариле башлангыч мәктәбенә укырга кереп, аны 1951 елда тәмамлый. Шул ук елда күрше Норма авылында башлангыч мәктәп җидееллык итеп үзгәртелгәч шунда укый башлый һәм аны 1954 елда тәмамлый. 1954-1957 елларда Балтач урта мәктәбендә укый. Урта белем алганнан соң, Тимирязев (ул чакта Сталин) исемендәге колхозда фермада хисапчы булып эшли. 1961 елда Казан дәүләт педагогия институты тарих-филология факультетының тарих, татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 2 курста укыганда, 1962 елның ноябрендә, Совет Армиясе сафларына чакырыла, барлыгы өч ел хезмәт итеп, 1965 елда демобилизацияләнгәнче хезмәт итә. Хезмәт иткәндә берьеллык партия мәктәбе һәм өч айлык запаска офицерлар хәзерли торган курслар тәмамлый, хәзер отставкадагы капитан. 1965 елда укуын дәвам итеп, 1969 елда институтны бетерә, татар теле, әдәбияты һәм тарих фәннәре укытучысы белгечлеге ала.
     1969 елда Балтач районының Кенә урта мәктәбенә эшкә билгеләнә. Ул мәктәптә 1978 елга кадәр һәм шуннан соң Карадуганда урта мәктәп ачылгач, шунда күчеп, эшен дәвам итә. 1988 елдан Түнтәр урта мәктәбендә башлый. Хатыны Анна Илья кызы да укытучы, математикадан белем бирә. Ике кыз үстерәләр, икесе дә югары белемле. Кызлары һәм кияүләре Түнтәр урта мәктәбе укытучылары. Сөләйманов Роберт “Хезмәт ветераны” исеменә лаек була, 2001 елны лаеклы ялга китә.
     Эшләү дәверендә Сөләйманов Роберт Габделхәй улын тирән белемле, таләпчән укытучы буларак беләләр, аның укучылары арасында республикабызның күп кенә күренекле кешеләре бар. Укытучы-методист Роберт Габделхәй улы республиканың һәм районың мактау кәгазьләренә ия.

Шакиров Һидият Шакир улы
     Шакиров Һидият 1935 елны Арча районы Түбән Пошалым авылында туган. Җидееллык белемне Урта Пошалым авылында ала.
     Җидееллык мәктәптән соң ул Арча педагогия училищесына укырга кереп, училищены уңышлы гына тәмамлый.
     Училищедан соң, 1953 елны Арча районы Түбән Бирәзә авылында укытучы булып эшли. Ике ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
     Армиядән соң 1957 елны Балтач районы Көшкәтбаш җидееллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә.
      1958 елны партия сафларына кабул ителә. 1959 елны Балтач районы Көшкәтбаш җидееллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә.
     1958 елны Казан дәүләт университетының тарих факультетына читтән торып укырга керә. 1964 елны университетны тәмамлап диплом ала. Һидият Шакирович тирән белемле, балаларның иң яраткан укытучысы була. Авыл халкы арасында зур авторитет казана. Ул бик көчле пропагандист була, еш кына халыкка халыкара темаларга лекцияләр укый. Түнтәр авылы халкы аны яхшы белә, үзе киткәч тә аны сагынып сөйлиләр.
     Балтач районының берничә мәктәбенә аны директор итеп алырга телиләр. Һидият абыйның үзе белән бергә укыган иптәше, Мари-Төрәк райкомында эшләүче Гайнетдинов Камил, Мари-Төрәк районы Дружино авылына аны мәктәп директоры итеп алып китә. Шакиров Һидият килгәндә Дружино авылында балалар 2 сменада укый торган була. Һидият 1967-68 елларда бу авылда зур мәктәп салдыра, балалар бер сменада гына укый башлый. Ул районда тиз таныла, иң алдынгы мәктәп директоры санала. 1970 елны “За мир” совхозына партия оешмасы секретаре итеп эшкә алалар. 1972 елны “За мир” совхозында директор булып башлый. Ул искиткеч кешегә игътибарлы, ярдәмчел кеше була. Ул директор булып эшләгәндә күп семьяларны өйле итә, күп укучылар совхоз аша югары уку йортларына укырга керәләр. Һидият абый кешеләрнең гозеренә беркайчанда да битараф калмый, ярдәм итә.
     “За мир” совхозы ит, сөт җитештерү буенча иң югары күрсәткечләргә ирешә. Ул күп кенә Грамоталар һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә.
     Сәламәтлеге начарлану сәбәпле, совхоздан китә. Соңгы елларда Дружино мәктәбендә директор булып эшли. Ул авыру сәбәпле, 1988 елны пенсиягә чыкты. 1990 елның 16 ноябрендә 54 яшендә вафат була. Хезмәт ветераны Шакиров Һидият Арча районы Түбән Пошалым зиратына күмелә.
     Балалары турында:
     Шакирова Фәридә 1959 елда Балтач районы Көшкәтбаш авылында туа. АПУ һәм КГПУ ның рус теле факультетын тәмамлап, Шәмәрдән урта мәктәбендә рус теле фәнен укыта.
     Шакирова Резеда Һидиятовна 1961 елда Балтач районы Түнтәр авылында туа. АПУ һәм КДУ ны тәмамлый. Хәзерге көндә Мари-Төрәк районы Карлыгында (Зур Карлыган) рус теле фәнен укыта.
     Шакиров Илдар Һидиятович 1963 елда Балтач районы Түнтәр авылында туа. АПУ ны һәм ГПИ ны тәмамлый. Хәзерге көндә Арча районы Иске Төрнәле мәктәбендә уку-укыту эшләре мөдире була, хезмәт-физкультура укыта.
Шакирова Наилә      Шакирова Наилә Күпербаш авылы кызы. Җидееллык белемне Күпербаш мәктәбендә ала. 8-9 классларны Казанбаш урта мәктәбенә йөреп укый.
     Шакирова Наилә 1946 елны Казан педагогия училищесын беренче курсына читтән торып укырга керә. Беренче сессияне уңышлы гына укып кайта. 1946 елны Арча районы Урта Сәрдә җидееллык мәктәбенең башлангыч классларына укытучы булып килә. Урта Сәрдә авылында 5 ел эшли. Бу елларда Казан педагогия училищесын читтән торып укып, уңышлы тәмамлап диплом ала. Арча районының Айван һәм Иске Төрнәле мәктәпләрендә укытучы булып эшли.
     1953 елны Казан педагогия институның беренче курсына читтән торып укырга керә.
     1955 елны Министрлык приказы белән Арча районы Көшкәтбаш авылы мәктәбенә эшкә килә. Көшкәтбаш җидееллык мәктәбендә 1960 елга кадәр рус теле укыта.
     Көшкәтбаш авылында эшләү елларында Наилә апа КПСС сафларына кабул итлә. Бу авылда 5 ел комсомол укуын алып бара.
     Балтач районының танылган авыл хуҗалыгы эшчәннәре Исрафилов Сәйдәш, Фатыйхов Солтан шушы елларда җидееллык мәктәптә укыйлар. Наилә апа 1958 елны Шакиров Һидияткә тормышка чыга. 1960 елны Түнтәр сигезьеллык мәктәбе оештырылып, Шакировлар бу мәктәпкә укытучылар булып билгеләнәләр. Наилә апа Түнтәр мәктәбендә 1966 елга кадәр рус теле укытучысы булып эшли.
     1966 елны Шакировлар Мари-Төрәк районы Дружино авылына күчеп киләләр, сигезьеллык мәктәптә башлыйлар. Берничә елдан мәктәп урта мәктәпкә үзгәртелә. Наилә апа монда татар теле укытучысы булып эшли. Мәктәптә татар теле дәресләре укытуны саклап калу өчен Наилә апа һәм Һидият абыйга бик зур көч түгәргә кирәк була.
     1970-1983 елларда Наилә апа агитколлектив җитәкчесе булып эшли. 1983 елда лаеклы ялга киткәч, бер ел мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли, пьесаларда уйнарга ярата. Мари-Төрәктә һәм Йошкар-Олада татар театрлары белән призлы урыннар яулыйлар. Наилә апаның 39 ел да 7 ай хезмәт стажы санала.
     Бүләкләре:
     1. Сугыш елларында тырыш хезмәт өчен медале.
     2. Юбилей медальләре.
     3. 1975 елда социалистик ярыш җиңүчесе.
     4. Хезмәт ветераны.
     5. Грамоталар.

Шаһиев Марс Харисович
     Медодист- укытучы (1957-1997)
     Хезмәттәше турында Накыйпов Габдельффәрт Габдрәүфович язмасы.
     Мин бу язмамны коллегам, чордашым, замандашым, классташым, Шаһиев Марс Харисовичка багышлыйм. Ул 1957 елнын 25 февралендә туган. Ана 40 яшь иде, бик иртә, ир-ат гомеренең чәчәк аткан вакытында китте ул безнең арадан. Без, кешеләр, дусларыбыз, якыннарыбыз үзебезнең арадан киткәч кенә, аларның никадәр якын, никадәр үзебезгә кирәк булганын соңлап кына төшенәбез, аңлыйбыз.
     Мин дә хезмәттәшем турында шулай уйлыйм, аны юксынам. Шаһиев Марс Харисович 1975-79 елларда Казан Дәуләт педагогия институтының физика-математика факультетында укый. Аны бик яхшы билгеләренә тәмамлап, Минзәлә районының Бикбау урта мәктәбендә математика укыта. Марс Харисович кешеләр белән бик җинел аралаша торган. Характеры аның тирәсенә фикердәшләр, әнгәмәдәшләрне жинел туплый. Сөйләшеп утырган чакларда ул Минзәләнең табигате матурлыкларына соклануын белдереп, яратып сөйли торган иде. Анда да анын дуслары куп булган. Түбән Кама сусаклагычының Минзәлә буйларына жәелгән суларында балык тотулары, уха пешерүләре, ул якларның гүзәл мизгелләре турында искә ала иде. Әйе, тәүге эшләгән урыннар һәр кешенең күңел түрендә матур эз булып кала. Матур булса да торган жир, сагындыра туган жир, диләр бит. Ул да туган җирен сагынып яшәде, мөмкинлек булу белән, 1983 елда бу якларга, Түнтәр мәктәбенә завуч булып әшкә кайтты.
     Мин Түнтәргә 1981 елның көзендә эшкә кайткан идем, шунда идем. Авылдашын күреп, Марс Харисович чын күңелдән шундый соенде.
     - Бергә-бергә эшләргә җинел булыр, фикерләшеп, киңәшләшеп эшләрбез!- диде. Аннары ул 1986-1988 елларда математика укытты, класс житәкче булып эшләде. Без анын белән ярыша-ярыша кабинетлар ясадык, аларны бизәдек, укучыларга файдалы булырлык итеп эшләргә тырыштык. Мин анын бер ягына игьтибар итә идем:
     Ул әңгәмәдәшен ышандыра алырлык итеп сөйли белә. Һәм менә шул ягы белән балаларны да үзенә бик нык җәлеп итә. Бер генә мисал китерәсем килә: класс җитәкчесе буларак мин уземнен 8 класс укучыларын кич белән эшкә чакырам. Малайлар килеп минем янда ярты яки бер сәгать эшләүгә берәм–берәм юкка чыгалар. Мин инде белеп торам, малайлар Марс Харисович янында, анда малайлар тирләп–пешеп эшләп яталар. Ул аларга кызык хәлләр сөйли-сөйли бөтен эшен эшләтеп бетереп кайтарып җибәрә.
     Эшләгән чорында ул математика кабинетын модульләштерүгә зур хезмәт куйды. Класс җитәкчесе буларак та, ул бик таләпчән иде һәм аны балалар бик яраттылар.
     1988 елда Марс Харисович, Көшкәтбашта 8 еллык булып ачылачак мәктәпкә директорлык вазыйфасы йөкләнгәч, ул бөтен гөмерен, күңелен, тырышлыгын туплап, шул эшкә алынды.Ул, авыл советы рәисе Газыймов Нурислам белән берлектә авылның балалары укыячак барлык әти–әниләрне туплап, мәктәпне уку елына өлгертергә дип, көнне–төнгә ялгап, алны–ялны белми эшләде. Әйе, ул вакыттагы аның тырыш хезмәтенә әти–әниләр һәм балаларны оештырып, алар белән бергәләп үзенең дә эшләп йөрүенә авыл халкы Марс Харисовичка бик рәхмәтле булды.
     Марс Харисович мәктәпне җиһазлау – баету буенча да бик күп эшләде. Казанда булган элемтәләрен эшкә җикте. (Ул вакыттагы мәгариф министры анын укытучысы булган). Менә хәзерге вакыттагы кабинетлардагы киноаппаратлар, уйнаткычлар, кодоскоплар, мәктәп радиоузелы – барысы да ул табып, юллап алып кайткан җиһазлар. Мин укучылар алдында аны һаман да җылы хисләр белән искә алам: «Менә бу әйберләрнең, бу мәктәпнең кадерен белегез. Аны шушы дәрәҗәгә җиткерү өчен гаять зур хезмәтләр һәм тырышлык, күп кешеләрнең көче һәм егәрлеге, ихтыяры киткән»,-дим.
     Урта мәктәп итеп оештырылгач та, ул физика кабинеты булдырды, аны җиһазлау, автоматлаштыру өстендә көчен куеп эшләде. Әле аның зур планнары булгандыр, матур итеп се дә, се иде, вакытсыз үлем аны арабыздан алып китте. Бик иртә киттең, хезмәттәшем, коллегам.
      (Язды Габделфәрт Нәкыйпов)
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның май аена сайтның мәгълүмати күләме 13 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 63 биткә урнаштырылган. Файллар саны 400 дән артык. Шулардан 20 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 300 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz