администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
Мәктәп яңалыклары: ноябрь, 2007-2008 уку елы. |
Элекке укучыларыбыз - спонсорлар булды
Мәктәбебезгә спонсор ярдәме күрсәтүче егетләребез дә бар. Шушы мәктәпне тәмамлап чыккан, бүгенге көндә Арча урман хуҗалыгы директоры булып эшләүче Мөхәммәдиев Ранил Рәсүл улы мәктәп бакчасын рәшәткәләп алу өчен агач материалы
бирде. Ә эшмәкәр Шәйхетдинов Рәис Тәбрис улы мәктәпкә акчалата ярдәм күрсәтте.
2 ноябрь,2007 ел.
|
Зур уңыш бәйрәме үткәрдек
1 ноябрь көнне мәктәбебездә «Уңыш бәйрәме» узды. Укучылар аңа бер атна ныклап әзерләнделәр: мәктәп бизәлде, 1 – 4 сыйныф укучылары «Җимешле агачның башы түбән» дигән темага рәсемнәр ясадылар, 5 – 8 сыйныфлар «Эшнең боткасы тәмле» исеме астында плакатлар иҗат иттеләр, 9 – 11 сыйныфлар бәйрәм котлаулары ясадылар.
Бәйрәм иртәдән башлангыч сыйныф укучылары өчен оештырылды,алар «Яфраклы КВН»уены уйнадылар, 5 – 8 сыйныфлар «Нәрсә, кайда, кайчан?», 9 – 11 сыйныфлар «Көйне таны» уенында көч сынаштылар.
Бәйрәм дискотекалары да бик күңелле узды. Укучылар күмәк хуҗалык ярдәме белән әзерләнгән мул табын артында сыйландылар.
13 ноябрь, 2007 ел.
|
Макулатура җыйдык
Ноябрь аенда да без тик тормыйбыз. Класска акча эшләүнең башка юлларын таптык.Без класс белән макулатура җыйный башладык. Һәр укучы да катнашты. Дамира апа әйткән авылдашларыбызның өйләренә барып та алып килдек.
4 сыйныф укучысы Исмәгыйлева Ләйлә. 15 ноябрь,2007ел
|
Булдырдың Руслан
24 нче ноябрь көнне районыбызда үткән армспорт ярышында мәктәбебезнең 11 сыйныф укучысы Ситдиков Руслан җиңү яулады.Ул үз үлчәү авырлыгындагы барлык көндәшләрен дә җиңеп, чемпион калды. Хәзерге көндә ул Республика ярышларына әзерләнә.Уңышлар сиңа, Руслан.
Рамазанова Фирүзә 10 сыйныф укучысы.
26 ноябрь, 2007 ел.
|
Без инде хоккей уйныйбыз, ә сез?
Җиргә кар яту белән укучы егетләребез хоккей мәйданчыгын боз белән катырып та куйды. Мәйдәнчык бер генә минут та буш тормый. Беренче класста укучы сабый баладан башлап, авыл яшьләре, студентлар да боз өстендә кайнаша. Алдагы елларда безнең егетләребез, район чемпионнары булып, Республика күләмендә үткәрелгән хоккей ярышларында матур күрсәткечләргә ирештеләр. Быел да сынатмаска иде.
Рамазанова Фирүзә 10 сыйныф укучысы.
20 ноябрь, 2007 ел.
|
| |
|