Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар гыйнвар
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
  Мәктәп яңалыклары: гыйнвар, 2007-2008 уку елы.
= гыйнвар 2009= =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
     Алка һәм дә кәшәкә.

   Алар өчен якшәмбе дә ял түгел… Әйе, хоккейчыларыбыз өчен булып узган кар бураннары да, кырыс суыклар да берни түгел. Кайчан карама алар бозлавыкта , тренировкада. Нәтиҗәсе дә юк түгел.
   27 гыйнварда Смәилдә булган спортакиаданың II хоккей ярышларында 1994-1995 елгы егетләр көч сынашып, безнең команда беренчелекне үз кулына алды. Ә хәзерге көндә 4 сыйныф «егетләре» Мөхәммәтшин Айнур, Гыймадетдинов Ранил, 5 сыйныфтан Зарипов Галим Балтач җыелма командасы составында зона ярышларында.
   30 гыйнвар 2008 ел
     «Иң зәвыклы башкаручы»

   25 гыйнвар көнне район үзәк китапханәсендә Гөлшат Зәйнәшеваның 80 еллыгына багышланган «Дулкыннар» конкурсы үткәрелде. Бу бәйгедә мәктәбебезнең 9 сыйныф укучысы Кашапова Зөһрә «Һәйкәл җыры» шигыре белән катнашып, «Иң зәвыкълы башкаручы» номинациясында җиңү яулап кайтты. Без аны чын күңелдән котлыйбыз һәм алдагы эшчәнлегендә дә уңышлар теләп калабыз!
   26 гыйнвар 2008 ел.
   
     Эх, каникул, каникул!
   Ура! Менә күптән көтелгән кышкы каникуллар да җитте. Яңа ел бәйрәмнәре үтте, чирек билгеләре чыккан, рәхәтләнеп чана, чаңгы шу, ял ит, күңел ач. Кемнәр өчен каникул ял вакыты булса, кайберәүләр өчен чын кышкы ярышлар чоры. Хоккеймы, чаңгымы, тимераякта шуумы, шахматмы, кул көрәшеме – барысына да өлгерергә кирәк. Каникул чорында Балтач гимназиясында үткән кышкы лагерьда мәктәбебезнең өч укучысы булып кайтты. Менә шулай каникуллар чорында да без ярышларда катнашып, актив тормыш рәвеше алып барабыз. Мактанырлык нәтиҗәләребез дә бар, алар турында алдагы бүлектән белерсез.
   Фирүзә Рамазанова
   12 гыйнвар 2008 ел
     Боз өстендә буран уйнатып…
   4 гыйнвар көнне Түнтәр мәктәбе катогында хоккей зона ярышлары булып узды. Монда Салавыч, Смәил, Сосна, Түнтәр мәктәпләренең кечкенәләр һәм зурлар җыелма командалары көч сынашты. Бу көнне авыл уртасындагы бозлавык гөрләп торды. Әйе, тормаслык та түгел иде шул, чөнки үзебезнең зурлар җыелма командасы финалга үтте.
   6 гыйнвар 2008 ел.
     Түнтәр ЧЕМПИОН!
   Хоккей зона ярышларын үтеп финалга чыккан егетләребез 5 гыйнвар көнне Карадуганда менә дигән уен күрсәтте. Алар район күләмендә чемпион калдылар! Зурлар җыелма командасы грамота һәм акчалата премия белән бүләкләнде, ә Сафиуллин Айсаф районның иң яхшы капкачысы дип танылды. Егетләребезгә киләчәктә дә күп җиңүләр, уңышлар теләп калабыз.
   6 гыйнвар 2008 ел.
    
Яңа ел!
    Бүген дөнья нурга чумган,
   Уйный ул, көлә.
   Йөрәкләрне җилкендереп
   Яңа ел килә!
   Үткән ел безнең өчен әйбәт, кайсы ягын гына карасаң да, «Аллага шөкер» дип әйтерлек булды. Инде өмет тулы карашларыбыз алдагысына – Яңа елга юнәлгән. Күсе елы килә бит! Күсе елы хаклы рәвештә муллык, яңа мөмкинлекләр һәм яхшы яңалыклар елы дип санала. Аны шик-шөбһә һәм куркуларсыз каршылыйк.
   Мәктәп Яңа елы да шаулап-гөрләп узды, бер биемәгән, җырламаган, күңел ачмаган кеше калмады. Кыш бабай белән Кар кызына үзләренең мавыктыргыч, матур чыгышларын куюда бигрәк тә башлангыч сыйныф укучылары өлгер булып чыкты. Югары сыйныф укучылары исә Яңа елга багышланган газета, плакатлар, котлаулар чыгардылар, матур концерт номерлары куйдылар. Шулай итеп Яңа 2008 елга аяк бастык. Мәрхәмәтле бул син безгә Яңа ел!
   3 гыйнвар 2008 ел.
Hosted by uCoz