Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар май
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов
  Мәктәп яңалыклары: май, 2007-2008 уку елы.
Каникуллар башланды!
= гыйнвар 2009= =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
Фотоальбомга май аенда төшерелгән туризм һәм соңгы кыңгырау бәйрәмнәреннән 40 фото куелды.
     Мәктәптә Соңгы звонок бәйрәме
   Соңгы звонок бәйрәмебез бик күңелле үтте. Мәктәбебезнең 11 сыйныфны тәмамлый торган 11 укучысын имтиханнарга озаттык. Алар өчен дәресләр тәмам булды. Бәйрәмдә барлык укытучылар, укучылар, әти-әниләр һәм кунаклар катнашты. Моңсу, әмма күңелле бәйрәм булды. Унберенчеләр фотога төштеләр, киләчәккә рухланып, һавага шарлар очырттылар.

   26 май, 2008 ел.
     Авылыбыз китаплы булды
   Авылыбызның 400 еллык тарихын яктырткан “Тирән тамырлы Түнтәрем” китабы басылып чыкты. Китап барлыгы 10 бүлектән тора. А4 форматында 826 битле. “Җиде бабаңны беләсеңме?”, “Бабайлар җирен саклап күпме кан һәм күз яшьләре түктек”, “Тормыш тәрбия һәм белем алудан башлана”, “Авыл тарихы зур. Эзләнүләр дәвам итә”, “Шушма буенда”, “Казаным минем, икенче бишегем”, “авылдашларыбыз иҗаты” һәм башка бүлектәге змалар, архив материаллары, истәлекләр тәкъдим ителә. Китапның төзүче авторы Рәфхәт Зарипов. Китап сатылмый бары тик бүләк ителә. Автор соңгы свонок бәйршәмендә 6 китапбын мәктәпкә, 5 китапны авыл китапханәсенә, берәр китап мәчеткә, күмәк хуҗалык идарәсенә бүләк итте. Китапның 15 ләбе Балтачка, 15 ләбе Казанга китәчәк. Китап туган төбәкне, әби-бабайларыбызның гамәлләрен өйрәнү максатында укучылар, укытучылар, авыл халкы өчен кулланма буларак нәшер ителгән. Китапны типографиядә бастыру өчен район хакмияте башлыгы Марат Зарипов ярдәм иткән.
   26 май, 2008 ел.
     Мәктәптә туризм бәйрәме
   Табигать кочагына чыгып, укучыларыбыз ел саен туризм бәйрәме үткәрә. Элегрәк ул пионер бәйрәме исеме астында үтә иде. Хәзер исә укучылар туризм буенча район слетына хәзерлек үттеләр. Туризм буенча төрле ярышлар оештырылды. Организаторлар Илдар Басыйров, Гөлнара Шәрәфиева, география укытучысы Алмаз Нәбиуллин күптөрле ярышлар оештырдылар. Бәйрәмдә мәктәбебезнең барлык укучылары да, укытучылары да катнашты. Бәйрәм табигать кочагында хәзерләнгән ашлар һәм чәй эчү белән тәмамланды. Бәйрәмнән һәркем канәгатҗ калды.
   22 май, 2008 ел.
     “Яшь программист”ларның республика конкурсында
   “Абага чәчәге” олимпиадасында катнашучы 5 укучы (Түнтәр, Кенә, Куныр мәктәпләреннән) “Яшь программист” XII республика конкурсының финалына чыктылар. Шуларның өчесе безнең Түнтәр мәктәбеннән: Рамазанова Фирүзә, Фәррахов Илнур, Ибраһимов Фирдүс. Финалда Рамазанова Фирүзә web-cайт номинациясендә “Алтын Умарта”ның оригиналь сайт булганы өчен Мәгариф министрлыгы дипломына лаек булды. Илнур белән Фирдүс “Фантазия илендә” исемле фотомонтажлар коллекциясе белән “Комьютерное искусство” номинациясендә чыгыш ясадылар.
   15 май, 2008 ел.
     Мәдрәсә музее таныклык алды
   Зарипов Р.Ш. мәктәптә “Мәдрәсә музее” эшчәнлеген оештырып, республика конкурсында катнашты һәм Мәгариф министрлыгының “Мәктәп музее” таныклыгы алды. Музей барлыгы 1500 дән артык экспонат бар. Ул Түнтәр мәдрәсәсенең 200 еллык тарихын, мәктәп һәм авыл тарихын яктырта. Анда шактый кадерле һәм уникаль экспонатлар бар. Мәсәлән Ишмөхәммәт хәзрәтнең (Ишми ишан) шәхси китаплары, мәдрәсә дәреслеклекләре, кулъязма Коръән һәм башка экспонатлар бар.
   12 май, 2008 ел.
     “Абага чәчәге” олимпиадасының йомгаклау турында безнекеләр 5 диплом алып кайттылар.
   12 май көнне Балтачта “Абага чәчәчге” олимпиадасының йомгаклау туры үтте. Анда 18 мәктәптән 44 укучы катнашты. Ярыш физика һәм астрономия, информатика, инженерия номинацияләрендә үткәрелеп, җиңүчеләргә барлыгы 31 диплом һәм призлар бирелде. Баш батыр булып Шеңшеңәр мәктәбеннән Расих Гарифҗанов калды. Иң күп призларга Куныр мәктәбе укучылары (6 диплом) лаек булды. Безнекеләрдән Айнур Ибраһимов, Илһам Шиһапов, Илнур Фәррахов катнашып 5 диплом алып кайттылар. Тулырак мәгълүматларны abaga2008.narod.ru сайтына кереп укый аласыз.
   12 май, 2008 ел.
     Айнур Чаллыда җиңү яулады
   Чаллы шәһәрендә “Паруса науки” республика конкурсы үтте. Безнең мәктәптән Айнур Ибраһимов “Физика һәм техник иҗат” номинациясендә “Безнең төбәктә боынгы бабаларыбыз 100 ел элек төзегән су тегермәне схемасы һәм проекты” дигән темага доклад ясады һәм Беренче дәрәҗәдәге Дипломга лаек булды. Җитәкчесе Рәфхәт Зарипов. Айнур шулай ук Кукмарада (“Моё я в большой науке”) региональара фәнни тикшеренү конференциясендә катнашып, “Төгәл фәннәр” номинациясендә Икенче призлы урын алып кайтты.
   3 май, 2008 ел.
     Укытучыларыбыз Казанда җиңеп кайттылар
   Информатика укытучысы Рәфхәт Зарипов, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Ришат Зәйнетдинов Каәанда «Яңа информацион һәм коммуникацион технологияләрне укыту эшчәнлегендә куллану” буенча VI республика конкурсында катнашып, укучыларга өстәмә белем бирүдә иң яхшы дистанцион укыту әсбабы (укучыларга юлда йөрү кагыйдәләрен һәм гадәттән тыш хәлләр вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәтү буенча “Көнбагыш” конкурсының Интернеттагы сайты) номинациясендә Мәгариф министрлыгының беренче дәрәҗә дипломына һәм призга лаек булдылар.
   2 май, 2008 ел.
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның май аена сайтның мәгълүмати күләме 13 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 63 биткә урнаштырылган. Файллар саны 400 дән артык. Шулардан 20 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 300 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz