Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Табигатьне саклау
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
  Табигатьне саклау
Табигать – туган йортыбыз
   Без, җирдә яшәүче һәр кеше, һәр сәгать, һәр минут саен туган планетабыздан яңа көч алып яшибез. Җир, табигать белән аралашу - ул безнең яшәешебез.
   Табигатьтә бар нәрсә үзара тыгыз бәйләнгән. Табигатьнең бер өлеше булган кеше дә үзен урап алган әйләнә тирә: җир, су, һава һәм барлык тере организмнар белән бәйле. Шуңа күрә җәмгыятьтә яшәүче һәр кешегә экологик белем бирү әһәмиятле бурычларның берсе булып тора.
   Мәктәптә табигатьне саклау буенча максатчан эш алып барыла. Яшь экологларның үз программасы, девизы, максатлары бар.
   Девиз.
   «Табигать – туган йортыбыз. Табигатьтәге начар күренешләр белән көрәш».
   Яшь экологларның төп максаты:
   Туган як табигатен өйрәнү һәм саклау.
   
   Мәктәбебезнең яшь экологлары авыл халкы алдында мөрәҗәгать белән чыгыш ясады, аларны туган авылыбызның табигатен сакларга чакырды.
   Урман, болын, сулык, күлләрне пычратма, чүп ташлама, теләсә кайда учак якма!
   Агачларны рөхсәтсез кисмә, сындырма, дару үләннәрен тамырлары белән йолкыма!
   Төзек булмаган техника белән йөреп, чиста булмаган ягулык файдаланып һаваны зарарлы газлар белән пычратма!
   Ашламаларның теләсә нинди урында саклануына һәм туфракка кирәгеннән артык керүенә юл куйма!
   Транспорт средстволары белән болын, елга үзәннәрен, үсеп килүче урман полосаларын таптап, изеп йөрмә!
   Җир, урман байлыкларыннан балык, кош, җәнлек запасларыннан акыл белән файдалан!
   Язгы, көзге пычракларда авыл урамнарында авыр техника белән йөрүне чикләргә!
   Үзеңнең табигать белән бәйләнгәнлегеңне онытма. Ул сине ашата, эчертә, киендерә, сәламәтлегеңне саклый.
   Үзеңнең кылган эшләрең өчен хәзер дә, киләчәк буыннар алдында да җаваплы икәнлегеңне тоеп яшә.
   Һәрвакыт исеңдә тот: «Соңгы җанварны үтергәч һәм соңгы чишмәне агулагач акча белән тукланып булмавын аңларсыз!»-дип өнди индеец әйтеме.

   
   Балаларда экологик культура, экологик аң тәрбияләүне, туган як табигатенә сак караш, яхшы мөнәсәбәт тәрбияләүне күздә тотып районда һәм мәктәптә күп төрле чаралар, конкурс, акция, күргәзмәләр оештырыла.
   Март ае мәктәптә табигать айлыгы булып билгеләп үтелә. Бик кызыклы, мавыктыргыч, эчтәлекле кичәләр, бәйрәмнәр, конкурслар үткәрелә бу айлыкта. Укучылар үзләренең белемнәрен, осталыкларын төрле яктан күрсәтә алалар. Айлыкта табигатьне саклау проблемаларын чагылдырган әңгәмә һәм диспутлар, тәрбия дәресләре һәм класс сәгатьләре үткәрелә, видеоязмалар карала, башваткычлар чишелә.
   Табигать айлыгында үткәрелгән конкурслар.
   Кош ояларына конкурс.
   Башваткычлар конкурсы.
   «Яшь рәссамнар» конкурсы.
   «Мәзәкчеләр» конкурсы.
   Фотоконкурс.
   «Яшь корреспондентлар» конкурсы.
   Стена газеталарына конкурс.
   Шигырь язучылар конкурсы.
   «Иҗади эшләүче бала» конкурсы.
   
   
   
   Экскурсияләр.
   Елның 4 фасылында да (көз, кыш, яз, җәй) экологик сукмак буйлап экскурсияләр үткәрелә.
   Беренче маршрут. Мәктәп – инеш -- чыршы урманы – карьер --
    «Шүрәле» чишмәсе.
   Икенче маршрут. Мәктәп бакчасы - плотина (буа) - урман полосасы-көтүлек.
   
   Ел дәвамында укучылар белән күп төрле темаларга тәрбия дәресләре, класс сәгатьләре, кичәләр һәм интеллектуаль ярышлар үткәрелә.
   «Балтач заказнигы», «Авылымның Кызыл китабы», «Авылым урманнары», «Авылым атамалары», «Авылым сулыклары», «Кошлар – безнең дуслар», «Глобаль экологик проблемалар», «Кызыл китап ни сөйли», «Туган ягым артышлары» дигән темаларга үткәрелгән тәрбия дәресләре бик эчтәлекле үтте.
    «Кошлар иленә сәяхәт», «Табигать сакчылары», «Мин химик булыр идем», «Җиде сорау бер җавап», «Биология өянәге», «Бәхетле очрак» дип исемләнгән интеллектуаль ярышларда да укучылар бик актив катнаша.
   Укучылар туган авылыбызның табигатен өйрәнү һәм саклау буенча да максатчан эш алып баралар, үзләренең эшчәнлекләрен чагылдырган альбомнар, буклетлар әзерлиләр, газеталар чыгаралар.
    Һәр елны март – апрель айларында Республикадан килгән нигезләмәгә таянып «Марш парков» конкурсы үткәрелә. Иң яхшы, иң кызыклы, иң эчтәлекле дип табылган рәсем, инша, хикәя, шигырь, әкият, фоторәсемнәр район һәм республика конкурсына җибәрелә.
   Укучылар район күләмендә узучы «Ак каен» операциясендә дә актив катнашалар. Каен бөресе җыю оештырыла, каен суы эчү өчен агызганда, бөресен җыйганда, миллек әзерләгәндә агачны җәрәхәтләмәү, сындырмау максаты куела. Махсус рейдлар оештырып агачларның торышы тикшерелә, өйрәнелә. Йомгаклап «Ак каен» әдәби музыкаль кичә үткәрелә.
   
   
   Яшь экологларның район фәнни гамәли конференциясе.
   Ике елга бер мәртәбә районыбызның экологик юнәлештә эшләүче балалары зур очрашуга, экологик конференциягә җыела. Төрле мәктәптән җыелган балалар башкарган хезмәтләре белән бер-берсен таныштыралар, фәнни тикшерү эшләре, ачышлары, кызыклы күзәтүләре турында сөйлиләр. Конференциягә килгән балалар, кунаклар «Табигать һәм без» дип исемләнгән күргәзмә белән танышалар.
   Конференциянең икенче өлеше табигать кочагында үтә. Делегатлар питомникларда булып яшь агач үсентеләрен үстерү үзенчәлекләре белән танышалар, экологик сукмак буйлап үткәрелгән экскурсияләрдә катнашалар, фәнни тикшеренү эшләре алып барыла торган мәйданчыкларда булалар, чишмәләр ачу тантанасында катнашалар.
   Конференциянең өченче өлешендә исә укучылар секцияләргә бүленеп эшлиләр.
   Беренче экологик конференция
1999 елда Карадуган урта мәктәбе базасында үтте. Түнтәр урта мәктәбе укучылары «Гомуми экология» секциясендә катнашып мәктәпнең «Табигать»шәһәрчеге эшчәнлеге турында сөйләделәр.
   Икенче экологик конференция
2001 елда Кече Лызи урта мәктәбе базасында үтте. Безнең мәктәп укучылары «Экология һәм көнкүреш» секциясендә катнашып «Табигатьнең көнкүреш калдыклары белән пычрануы» дигән темага чыгыш ясадылар.
   Өченче экологик конференция
2003 елда Бөрбаш мәктәбе базасында оештырылды. Безнең укучылар «Урманның яшь дуслары» секциясен җитәкләп «Яшел десант» операциясе эшчәнлегенә отчет бирделәр, балалар белән ярыш-уен үткәрделәр.
   Дүртенче экологик конференция
2005 елда Нөнәгәр урта мәктәбе базасында үтте. Түнтәр урта мәктәбенең 8 класс укучысы Рамазанова Ф. «Туган ягым артышлары» дигән темага фәнни тикшерү эше буенча проект яклады.
   Секцияләрдә яшь экологлар үзләрен борчыган проблемаларны күтәрделәр, сорауларга җавап эзләделәр, эшлекле тәкъдимнәр белән чыгыш ясадылар.
    Бу секцияләрне Түнтәр урта мәктәбенең беренче квалификацион категорияле биология укытучысы Рамазанова Г.Г. алып барды.
   Конференция делегатлары барлык мәктәп укучыларына, район халкына, җитәкчеләргә мөрәҗәгать белән чыкты. Алар мәктәпләрдә фәнни тикшерү эшләрен практикага кертүне активлаштырырга, табигать закончалыкларын бозмыйча яшәргә чакырды. Конференциянең эшчәнлеге район һәм республика матбугатында киң яктыртылды.
   Бишенче экологик конференция
2007 елда (7 сентябрь) Салавыч урта мәктәбе базасында үтте. Районның яшь экологлары мәктәп яны тәҗрибә участогында булдылар, экологик яктан чиста авыл хуҗалыгы продукцияләре һәм яшелчә үстерү үзенчәлекләре белән таныштылар. «Алмаз» чишмәсе ачу тантанасында катнаштылар.
   Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Рамазанова Фирүзә артыш буенча фәнни тикшерү эше проектын яклады һәм район мәгариф бүлеге грамотасы һәм Кызыл китап белән бүләкләнде.
   Проект җитәкчесе биология укытучысы Г.Г. Рамазановага Мәгариф министрлыгы экология биология үзәгенең мактау грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
   
   
Hosted by uCoz

   Укучылар иҗаты.

   
    Кулдан ашаучы песнәккә

   
   Күзем төште беркөн бер кызчыкка,
   Нәни кулын сузган алдына,
   Ә кулында чирык-чирык килеп
   Шундый матур бер кош утыра.
   
    Ирексездән мин дә якынлаштым
    Киң күңелле нәни кызчыкка,
    Кызыксындым аннан: Нинди кош ул,
    Һәм ни өчен кулыңда утыра.
   
   -Ә мин аны көн дә шулай сыйлыйм,
   Я көнбагыш, я ипи ваклыйм.
   Көтеп тора ахры мин килгәнне,
   Очып төшә хәзер, курыкмый.
   
    Мәрхәмәтле бала, әй куанган!
    Күзләреннән гүя нур сибә.
    Песнәк тә тук, әнә ничек оча,
    Дөнья тыныч, кояш нур сибә.
    Мөхәммәтшин Азат..