Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар октябрь
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
Администратор
Рәфхәт Зарипов
информатика укытучысы;
Редколлегиядә:
Фирүзә Рамазанова,
11 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
Sait izgotovlen na kodirovke UNICODE(UTF-8).
Esli otkrilis na "Mozilla", togda perehodite: Vid-kodirovka UNICODE(UTF-8).
Звезды Татнета 2008 - конкурс интернет-проектов
  Мәктәп яңалыклары:октябрь, 2008-2009 уку елы.
Хәерле сәгатьтә! Яңа уку елын башладык!
= гыйнвар 2009= =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
    
Көзге өмәдә.
     Агачлар алтын яфракларын койдылар. Көз моңсулыкка төренде. Мәктәп территориясен бер кат чистартып алу кирәк булды. Барлык укучылар шимбә өмәсенә чыктылар. Шау-гөр килеп, көне буе бакчаны һәм ишек алдын тәртипкә китерделәр. Матурлыкка һәм чисталыкка ни җитә!
    Ашханә залы яңа күлмәк киде
     Мәктәбебезне тәмамлап чыгып Казанда яшәүче авылдаш эшмәкәребез Шәйхетдинов Рәис ашханә залының эчке стенасын тышлау өчен МДФ панельләр алып бирде. Ир-ат укытучыларыбыз бер атна эчендә панельләрне стенага беркетеп евроремонт ясадылар. Стеналар искиткеч матур, ямьле булып китте. Шәһәр мәктәпләрендә нинди интерьер булса, хәзер бездә дә нәкъ шулай.
Ветеран укытучылар Чепьяда.
     Өлкәннәр көне һәм укытучылар көне уңаеннан район мәгариф бүлеге Чепья мәдәният йортында “Буыннар чылбыры” исеме астында зур очрашу оештырды. Ветеран укытучылар сөйләшеп, аралашып туймадылар. Чепья “Халыклар дуслыгы” музеенда, Чепья мәктәбендә булдылар. Мәдәният йортында очрашу тантанасы концерт мизгелләре белән аралашып барды.

    Укытучылар “Татарча солянка”да
     Укытучылар көнен бәйрәм итеп, укытучылар коллективы Казан шәһәренә сәяхәт кылды. Алар Казанның истәлекле урыннарын карадылар, зоопаркка да сәяхәт кылдылар. Кич белән Уникс концертлар залында “Татарча солянка”да булдылар. Коллектив шәһәрдән өстәмә көч туплап кайтты.
Балтачта мәктәп музейлары җитәкчеләре өчен республика семинары булып үтте. .
     Семинарда катнашучылар Карадуган музеенда, Чепья музеенда, Субаш мәктәбе музейларында булдылар. Компьютер презентациясе аша район мәктәпләрендәге музейлар эшчәнлеге белән таныштылар. Безнең мәктәптән Рәфхәт абый Зарипов семинарда катнашучылар алдында “Түнтәр мәдрәсәсе музее” компьютер презентациясе кулланып чыгыш ясады. Бу чыгыш кунакларда зур кызыксыну уятты.


Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның сентябрь аена сайтның мәгълүмати күләме 18 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 68 биткә урнаштырылган. Файллар саны 520 дән артык. Шулардан 100 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 400 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz