Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар декабрь
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Безнең календарь
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
  Мәктәп яңалыклары: декабрь, 2007-2008 уку елы.
декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
     "Алтын шайба"лы Түнтәр
    Түнтәр мәктәбенең хоккей командасы ел саен район хоккей ярышларында алдынгы урыннарны бирми. Сезон ачылуга багышланган Балтачта үткән хоккей ярышларында 1997-1998 елда туган малайлар арасындагы ярышта икенче урынна яуладылар. Хоккей сезонының башы гына әле. Яңадан-яңа уңышларга ирешегез!
     20 декабрь, 2007 ел.
     Призерларыбызны котлыйбыз!
    Төрле фәннәр буенча район күләмендәге олимпиадалар дәвам итә. Укучылар иң көчлеләр арасында бил алышалар. Безнекеләр дә быелгы олимпиадада югалып калмадылар. Әле олимпиада нәтиҗәләренең барысы да билгеле булмаса да, инде күрсәтерлек эшләребез бар.
    10 сыйныф укучысы Рамазанова Фирүзә мәктәбебез данын яклап, берүзе 4 фәннән призер булды: литературадан 1 урын, биологиядән 2 урын, рус теленнән 2 урын, татар теленнән 3 урын.
    9 сыйныф укучысы Зәйнетдинов Илшат барлыгы ике призлы урын алуга иреште: тарихтан 1 урын, ТИН фәненнән 2 урын.
    Шул ук сыйныфтан Кашапова Зөһрә базар экономикасы фәненнән 3 урын алып кайтты.
    Котлыйбыз сезне укучылар! Беренче уры яулаган Фирүзә белән Илшат район данын яклап республика олимпиадасына барырга тиешләр. Уңышлар юлдаш булсын сезгә!
     16 декабрь,2007 ел.
     Фирүзәбез Президент ёлкасына барачак!
    Кышкы каникуллар чорында республикабыз мәктәпләренең иң сәләтле укучыларын Татарстан президенты Минтимер Шәймиев яңа ел чыршы бәйрәменә җыячак. Алдагы елда мондый бәйрәмдә безнең мәктәптән Ләйсән Мөхәммәтшина катнашкан иде. Ләйсән мәктәпне тәмамлап, икътисадуниверситетында белем ала инде. Быел исә президент чыршысында Фирүзә Рамазанова кунак булачак. Без аның мондый хөрмәткә лаек булуына бик шат! Фирүзә аңа бик тә лаек. Бик тырыш һәм сәләтле укучы ул. Әле ул безнең сайтыбызның администраторы да.
     15 декабрь, 2007 ел.
     Беренче призлы урын!
    Районда фән олимпиадалары башланды. Фирүзәбез рус теле фәненнән үткәрелгән район олимпиадасында икенче призлы урын яулады. Тәбрик итәбез!
     6 декабрь,2007 ел.
     Җиде бабаңны беләсеңме?
    Түнтәр мәдәният йортында китап презентациясе үткәрелде. Рәфхәт абый Зариповның “Тирән тамырлы Түнтәрем” китабының бер бүлеге аерым китап буларак дөнҗя күрде. Китап 265 биттән тора. Анда авылыбызның 400 ел яшәү чорын үткән 5000 гә якын әби-бабайлар исемлеге теркәлгән. Тарихи язмалар һәм күпсанлы шәҗәрәләр бирелгән. Китап презентациясе концерт номерлары белән релеп барды. Концертка Балтачтан Айзат Шәйхелмәрданов та килгән иде. Автор үзенең китапларын мәктәп һәм авыл китапханәләренә, авыл мәчетенә бүләк итте.
     5 декабрь, 2007 ел.
     “Көнбагыш” номинант булды.
    Республикабызның танылган сайт остасы Рузил Мөхетдинов менә бишенче ел инде “Татнет” бәйгесе үткәрә. 2006 елда безнең Ранил Шәрифҗанов белән берлектә эшләгән “Абага чәчәчге” сайты призер булган иде. Быел Конкурска барлыгы 176 сайт кабул ителгән. Шулардан 50 сайт номинант булган. «Мәгариф һәм фән» номинациясендә безнең “Көнбагыш” сайты да бар. Менә ул номинантлар исемлеге: Всемирный татароязычный образовательный форум, Портал Министерства образования и науки РТ, Авторская программа Конкурс «Көнбагыш», Шахмайкинская средняя школа, Татарская виртуальная гимназия.
     Илһам Шиһапов. 5 декабрь 2007
     Альбомда 75 фото
    Сайтыбызның фотохәбәрчесе Сафиуллин Раил төшергән 75 фоторәсем сайтыбызның фотоальбом сәхифәсенә куелды. Раил әлеге фотоларны быелгы уку елында төшерде. Фотолардан үзегезне табарга тырышыгыз. Фотоальбомга рәхим итегез!
     Фирүзә Рамазанова. 4 декабрь 2007
     Фирүзә кем ул?
    Ул безнең сайтның авторы да, администраторы да. Уку алдынгысы, бары тик “5”ле билгеләренә генә укый. Үткән уку елында фәннәр буенча район олимпиадаларында призлы урыннарны күп яулады. Хәтта республика олимпиадасына катнашып икенче урынны алды. Фирүзү турында күбрәк беләсегез килсә сайтыбызның “Балалар оешмасы” бүлегенә рәхим итегез.
     4 декабрь 2007. Рәфхәт Зарипов.
     Әниләр бәйрәме
    29 ноябрь көнне мәктәптә «Әниләр бәйрәме» үткәрелде. Бу көнгә укучылар да, укытучылар да ныклап әзерләнделәр. Бәйрәм 18.30. сәг.тә башланып китте. Мәктәп коридорында әниләрнең кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. Анда ниләр генә юк. Теккән, чиккән әйберләр, уенчыклар, тәмле камыр ризыклары. Бу күргәзмә белән танышканнан соң әниләребез укучылар көче белән әзерләнгән концерт карадылар. Бәйрәмнең өченче өлеше ашханәдә чәй табыны артында дәвам итте. Әниләребезне повар апалар тәмле салатлар, коймак белән сыйладылар. Аннары әниләребез белән биедек, яшьлекләрен искә алып дискотека уздырдык. Бәйрәм бик күңелле узды, әниләребезгә бик ошады. Алар зур рәхмәт әйтеп таралыштылар.
    5 сыйныф укучысы Шәрәфиева Гөлшаһидә. 3 декабрь, 2007ел.
Hosted by uCoz