Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар сентябрь
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
  Мәктәп яңалыклары: сентябрь, 2007-2008 уку елы.
декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
     Белем бәйрәмендә...
     1 сентябрь – «Белем бәйрәме» иртәсендә, Түнтәр урта мәктәбе балалар шау-шуына күмелде. Ел да була торган шатлыклы да, дулкынландыргыч та көн бу. Менә бәйрәм тантанасы башланып китте. Кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, әниләре белән җитәкләнешеп мәктәп капкасыннан кереп килгән 1сыйныф укучыларын – 6 егет һәм 2 кызны көчле алкышлар белән, кыңгырау чыңы астында каршы алдык. Татарстан һәм Россия гимннарын тыңлаганнан соң котлаулар башланып китте. Мәктәп директоры Хаҗиев Ф.Г.узган уку елындагы уңышлар белән таныштырып ките, бу уку елында да зур уңышлар теләде. Бәйрәм кунаклары: район социаль яклау бүлеге мөдире Мөхәммәдиева Р.Г., район эчке эшләр бүлегенең балалар белән эшләү инспекторы Фәсхетдинова Л.Г., Урта Көшкәт авыл җирлеге башлыгы Нарузов И.Г., Түнтәр мәчетеннән Гомәр хәзрәт, хөрмәтле ветеран укытучыларыбыз Юсупова Бану апа, Зарипов Р.Ш. чыгышларында балаларгы яхшы теләкләр яңгырады, ул чыгышлар укучыларның матур җырлары белән аралашып барды. Аеруча Вафина Гөлфинәнең җырлавы бар кешене таң калдырды. Түнтәр күмәк хуҗалыгы рәисе Гыйлмуллин Рамил Әнәсович үзенең котлавында җәй көне колхозда тырышып эшләгән балаларга зур рәхмәтен белдерде һәм бүләкләп китте. 1 класс укучылары үзләренең бәйрәмгә дип өйрәнгән матур җырларын, шигырьләрен башкардылар. Аларны 11 сыйныфлар дәвам итте. Тантана ахырында 11 сыйныф укучысы Шәймөхәммәтов Шәүкәт, 1 сыйныф укучысы Хакимова Гөлүсәне иңнәренә утыртып беренче кыңгырауны яңгыраттылар. Кыңгырау чыңы астында укучылар беренче дәрескә керделәр.
     Бәрәңге басуы мәктәпне автомобильле итте
    Сентябрь аенда безнең мәктәп укучылары һәр елдагыча «Түнтәр» күмәк хуҗалыгына бәрәңге алуда булыштылар. Анда 5 – 11 сыйныф укучылары катнашты. Укучылар көче белән барлыгы 5740 цет. бәрәңге җыеп алынды. Күмәк хуҗалык һәр укучыга хезмәт хакы түләде һәм чүпләгән бәрәңгенең 23т. мәктәпкә бирелде. Аның 6т. ашханәгә кайтарылды, калганы сатылып ул акчага мәктәпкә җиңел машина сатып алынды.
     20 октябрь, 2007 ел.
     Астрономиягә җеназа кылдыкмы?...
    ... Ә менә астрономия фәне бүгенге көндә мәктәпләрдән кысрыклап чыгарыла тора. Республиканың күпчелек мәктәпләрендә берничә елдан бирле бу фән укытылмый. Астрономиягә мәктәпләрдә җеназа укылды инде. Совет мәктәпләрендә 75 ел дәвамында укытылган бу фән хәзер укыту программаларыннан төшеп калды. “Физика дәресләре кысаларына кертеп укытыгыз” диләр. Бу исә һич мөмкин эш түгел. 90 елларга кадәр атнага 4-5 сәгать укытылган физиканың үзенә дә хәзер атнага 3 кенә сәгать каралган. Шулай булуга карамастан, кызыксынучан укучылар астрономияне мөстәкыйль өйрәнеп, ел саен бу фәннән район һәм республика олимпиадаларында катнашалар әлегә.
    Астрономия фәнен мәктәпләрдә укыту, Энгельгард обсерваториясе һәм Казан планетарие язмышы турындагы Рәфхәт абый Зариповның күләмле язмасын «Мәгърифәт» газетасының 29 сентябрь 2007 ел саныннан укый аласыз.
    30 сентябрь 2007 ел.
     Экологик конференция
    Ике елга бер мәртәбә районыбызның экологик юнәлештә эшләүче балалары зур очрашуга, экологик конференциягә җыела. Төрле мәктәптән җыелган балалар башкарган хезмәтләре белән бер-берсен таныштыралар, фәнни тикшерү эшләре, ачышлары, кызыклы күзәтүләре турында сөйлиләр. Конференциягә килгән балалар, кунаклар «Табигать һәм без» дип исемләнгән күргәзмә белән танышалар. 2007 елның сентябрь аенда бишенче экологик конференция Салавыч урта мәктәбе базасында үтте. Мәктәбебезнең 10 сыйныф укучысы Рамазанова Фирүзә артыш буенча фәнни тикшерү эше проектын яклады һәм район мәгариф бүлеге грамотасы һәм Кызыл китап белән бүләкләнде. Проект җитәкчесе биология укытучысы Г.Г. Рамазановага Мәгариф министрлыгы экология биология үзәгенең мактау грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
    15 сентябрь 2007 ел.
     Миләш җыйдык

   Безнең класста 7 кыз һәм 5 малай. Без 4 нче сыйныфта укыйбыз, бик хәрәкәтчәннәр. Укытучыбыз Дамира апа Ибраһимова белән класска акча эшләү юлларын эзләдек. Сентябрь аенда районга миләш җыеп тапшырдык. Барыбыз да актив катнашты, бик тырышып, күңелле эшләдек.
   4 сыйныф укучысы Зыятдинова Гөлүзә.

   
     Мәктәп бакчасында


   Сентябрь аенда без мәктәп күләмендә җыелган суганны чистарттык, түтәлләрдән чөгендер, кишерләрне җыеп кышка әзерләдек. Без бер эштән дә курыкмыйбыз.
   4 сыйныф укучысы Мөхәмәтшин Айнур.

   
Hosted by uCoz