Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Укучылар доньясы = Балалар оешмасы
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Балтач районы порталы:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Балтач гимназиясе сайты:
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
администратор
Фирүзә Рамазанова,
10 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Гомуми җитәкче:
Рәфхәт Зарипов,
информатика укытучысы.
  Балалар оешмасы
2007-2008 уку елы да минем өчен уңышлы башланып китте.
   Сентябрь аенда Салавыч урта мәктәбе базасында бишенче экологик конфеоенция үтте. Мин артыш буенча фәнни тикшерү эше проектын якладым һәм район мәгариф бүлеге грамотасы, Кызыл китап белән бүләкләндем. Проект җитәкчесе биология укытучысы Г.Г. Рамазановага Мәгариф министрлыгы экология биология үзәгенең мактау грамотасы һәм истәлекле бүләге тапшырылды.
    Декабрь аенда бик күп фәннәр буенча район күләмендәге олимпиадалар башланып китте. Без дә олимпиадаларда югалып калмадык. Дусларым Зөһрә, Илшат, Земфирә, Илһам, Гөлнара матур күрсәткечләргә ирештеләр. Литературадан – I ,биологиядән – II, рус теленнән – II, татар теленнән – III урыннарга лаек булу минем өчен зур шатлык булды.
   Кышкы каникуллар чорында республикабыз мәктәпләренең иң сәләтле укучыларын Татарстан президенты Минтимер Шәймиев яңа ел чыршы бәйрәменә җыйды. Алдагы елда мондый бәйрәмдә безнең мәктәптән Ләйсән Мөхәммәтшина катнашкан иде. Ләйсән мәктәпне тәмамлап, икътисад университетында белем ала. Быел исә президент чыршысында мин кунак булдым. Бу минем өчен көтелмәгән куаныч булды.
   Район данын яклап, литература фәне буенча Республика олимпиадасында катнаштым. Укытучым Тәхүрә Зиятдиновна белән уртак тырышлыгыбызның нәтиҗәсе дә уңышлы.Мәктәбебезгә Фән һәм Мәгариф министрлыгының махсус дипломы һәм бүләк белән кайттык.

   Мин, Рамазанова Фирүзә, Түнтәр урта мәктәбенең 10 сыйныфында белем алам, миңа 16 яшь. Мәктәбемне, туган авылымны бик яратам, аның белән горурланам. Мин туган авылымның хәтфәдәй яшел чирәмендә йөгереп, яшел болыннарында тәгәрәп, аның саф чишмә суларын эчеп, чиста һавасын сулап үскән авыл кызы.
   Һәркемгә үзенең туган авылы бик кадерле, бик якын. Ә минем туган авылым үзенең артышлы үрләре, җиләкле аланнары, гөмбәле урманнары, мул сулы чишмәләре белән күңелгә якын. Мин табигать кочагында булырга яратам, андагы үсемлекләрне, хайваннарны күзәтәм, гүзәл табигатькә карап сокланам. Еш кына шушы матурлыкны фотосурәткә төшерәм, рәсемнәр ясыйм, бәләкәй хикәя һәм шигырьләр язам.
   Фотога төшерү шөгылем белән бергә минем икенче сәләтем дә ачылды: бу гүзәллекне мин рәсемнәрдә дә чагылдыра башладым. Мәктәптә уку дәверендә рәсемнәребез белән төрле конкурсларда катнашып дипломнар белән бүләкләндек. Туган йортыбызга булган мәхәббәтебезне әнә шулай рәсемнәребез, иҗади әшләребез, хезмәтебез, тырышып укуыбыз, халкыбызның телен, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүебез аша белдерәбез. Беренче сыйныфтан гел «5» ле билгеләренә генә укып килүемнең нәтиҗәсе дә күренә башлады. Үткән уку елында (9нчы сыйныфта) район һәм республика олимпиадаларында призлы урыннар алдым.

   Мәктәп күләмендә генә түгел, ә район күләмендә дә үткәрелгән күп кенә чараларда актив катнашып барам мин. Экологик конференцияләрдә чыгышлар ясап, шул юнәлештә алып барылган конкурсларга иҗади эшләремне җибәреп, «Туган ягым артышлары» дигән тема буенча фәнни тикшерү эше алып барып Мәгариф министрлыгы экология биология үзәгенең мактау грамотасына ия булдым. 10 сыйныфта да фәнни тикшерү эшен дәвам итеп һәм 5 район экологик конференциясендә проект яклап район мәгариф бүлегенең грамотасы белән бүләкләндем.
    2006-2007 уку елында «Марш парков 2007» халыкара акциясендә актив катнашкан өчен Балтач Дәүләт тыюлыгының махсус дипломы бирелде, ә мәктәбебез Кызыл китап белән бүләкләнде.
   Барлык иптәшләрем, яшьтәшләрем кебек мин дә музыка тыңларга, биергә яратам. Шулай ук кечкенәдән үк яшь туристлар слетында катнашып киләм. Менә инде 40 елдан артык районда «Дуслык учагы» дөрли. Мари Иле, Киров өлкәсе һәм Балтач районы берлегендә үткәрелгән бу тантаналы бәйрәм туган йортыбыздагы милләтләрне генә түгел, ә чит төбәктәгеләрен дә берләштерә, дус, тату, тыныч яшәргә өнди. Мин «Дуслык учагы»нда катнашып, рус, мари, удмурт милләтләре арасыннан үземә дуслар табуыма бик шат.
   Быел класыбызга күрше авылдан укучылар килеп өстәлде. Хәзерге көндә 10 егет һәм 9 кыз класс җитәкчебез Надирә Абзаловна белән гөрләп, дус, тату яшәп ятабыз.
   

   Кешеләр, саклагыз җиремне!

   
   
   Кешеләр, саклагыз җиремне!
   Саклагыз шушы киң болынны,
   Шушы зур, мәһабәт урманны,
   Андагы җәнлекләр, кошларны.
   
    Саклагыз бу биек тауларны,
    Киң, иркен артышлы үрләрне.
    Шушы саф сулы чишмәне,
    Диңгезләр, елгалар, күлләрне.
   
   Кешеләр, саклыйкчы җиремне!
   Бердәм көч булып тупланыйк.
   Гөлбакча булсын җир шары,
   Шул хакта, әйдәгез, уйланыйк.
   
    Кешеләр, саклагыз җиремне!
    Рәнҗемәс шулвакыт табигать.
    Кеше дә аңлар үз хатасын
    «Кичер!» - дияр, яратып Җир-Анасын.
    Кешеләр, саклыйкчы җиремне!
   
   Рамазанова Фирүзә