Балтачта һава торышы
Киров шәһәрендә
![Яндекс.Погода](http://info.weather.yandex.net/informer/120x156/27199.png)
Мәктәп яңалыклары:сентябрь, 2008-2009 уку елы. |
Sait izgotovlen na kodirovke UNICOD(UTF-8). Esli otkrilis na "Mozilla", togda perehodite: Vid-kodirovka UNICOD(UTF-8).
Хәерле сәгатьтә! Яңа уку елын башладык!
|
Бәрәңгедән мул уңыш
Күмәк хуҗалык басуында бәрәңгедән мул уңыш үсте. Мәктәбебез укучылары да туган туфракта үстерелгән уңышны җыеп алуда зур көч куйдылар. 5-11 сыйныф укучылары һәм укытучылар сентябрьнең матур көннәрен әрәм итмичә бәрәңге алуда армый-талмый хезмәт иттеләр. Бер гектардан уртача 300-350 центнер уңыш җыеп
алынды. Хуҗалык җитәкчесе балаларга һәм гомумән мәктәп коллективына зур рәхмәт белдерде. Бер үк вакытта укучыларның кесәләренә, шулай ук мәктәп кассасына шактый акча да керде. Мәктәп балалары һәм балалар бакчасына йөрүчеләргә ашханәдә кыш буе туклану өчен кышлык бәрәңге дә хәзерләнеп куелды
Башлангычлар да тик ятмады
Мәктәп бакчасында быел җиләк-җимеш һәм яшелдә дә каерылып уңды. Август аенда ашханә өчен кыш буена җитәрлек кыяр-помидор тозланып, чия, кара карлыган вареньесы хәзерләп куелган булса, сентябрьдә башлангыч
сыйныф укучылары алма, кәбестә, кишер, кызыл чөгендер уңышы җыйдылар. Байлык шуның кадәр күп булды ки, яшелчәләрнең бер өлешен бер машинага төяп мәктәп Казан шәһәрендә үткәрелә торган ярминкәгә алып барып сатты.
13 сентябрь - математика укытучыбыз Гөлфирә Кәлимулловнага 50 яшь!
Математика укытучысы Сафина Гөлфирә Кәлимулловнаны алтын юбилее белән укытучылар, укучылар һәм әти-әниләр исеменнән кайнар тәбрик итәбез! Аңа эшендә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек, тормышында көтелмәгән бәхет-шатлыклар теләп калабыз!
![](ukitucilar/kotlau1.jpg)
![](ukitucilar/uk26.jpg)
|
1 сентябрь. Мәктәптә белем бәйрәме!
Гөрләп үтте бәйрәмнәр. Мәктәп чәчәкләр белән тулды: укучылар, укытучылар, әти-әниләр, кунаклар... Барысы да котладылар: мәктәп директоры да, районнан килгәнхакимият, мәгариф бүлеге вәкилләре дә, укытучылар, укучылар да...
Бик күп бүләкләр тапшырылды: уку алдынгыларына, күмәк хуҗалыкта җәй көне хезмәт куйганнарга, беренче сыйныфка керүчеләргә, ветеран укытучыларга...
Җырладылар, биеделәр, сөйләделәр...
![](photo/s16.jpg) Фоторепортажны тулырак итеп фотоальбом битеннән карый аласыз
|
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз.
![GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр](http://informer.gismeteo.ru/graph/G27595-1.GIF)
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның сентябрь аена сайтның мәгълүмати күләме 18 Мб тан
артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 68 биткә урнаштырылган. Файллар саны 520 дән артык. Шулардан
100 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 400 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
| |
|