Балтачта һава торышы
Киров шәһәрендә
Мәктәп яңалыклары:ноябрь, 2008-2009 уку елы. |
Sait izgotovlen na kodirovke UNICODE(UTF-8). Esli otkrilis na "Mozilla", togda perehodite: Vid-kodirovka UNICODE(UTF-8).
Беренче чирек тәмам. Алда җаваплы. әмма иң кыска икенче чирек!
Яңа 2009 елны каршы алырга бары тик
көн генә калып бара!!!
|
Әниләр бәйрәме
28 ноябрьдә мәктәптә әниләр өчен бәйрәм үткәрелде. Укучылар үзләренең әниләрен котладылар, мактадылар, алар өчен бик матур концерт бирделәр. Укытучылар һәм мәктәп җитәкчеләре дә әниләр алдында чыгыш ясадылар. Бурычларга тукталдылар.
Мәктәптә әтиләр конференциясе
Түнтәр авылыннан да, Көшкәтбаш авылыннан да ул көнне әтиләр мәктәпкә агылды. Берзаман актлар залы тынып калды. Мәктәп директоры Рәйсә Галимҗановна беренче сүзне укучыларга бирде. Балалар әтиләрне зурлап, алар турында матур шигырьләр сөйләп, ягымлы җырлар җырлап концерт куйдылар. Аннары участок милиционеры Юрий Николаев, район эчке эшләр бүлегеннән балалар белән эшләү инспекторы чыгышлары бик игътибар белән тыңланды. Ахырдан Раиф мәчете имамы дини-әхлакый тәрбия темасына үтемле вәгазь укыды.
Икенче чирекне башладык
Каникуллар тәмам. Укуларны башлап җибәрдек. Кыска, әмма үтә дә җаваплы чирек. Бу чиректә фән атналыклары, фән олимпиадалары, Кыш башлану, яңа ел чараларына әзерләнү көтелә. Уңышлар юлдаш булсын!
Уңыш бәйрәме
Ниһаять беренче чирек тәмамланды. Өлгермәүчеләр булмады. Ноябрьнең беренче көннәрендә ике көн дәвамында укучылар өчен Уңыш бәйрәме гөрләде. Укучылар мәктәпне бизәделәр, плакатлар, рәсемнәр ясадылар, “Табигать могҗизалары” исемендә искиткеч кызыклы күргәзмәләр оештырдылар. Бәйрәм концерт номерлары һәм мул табын өстәле артында барды. Ахырдан билгеле инде: дискотека!
Көзге каникуллар башланды
Укучылар бер атналык көзге ялны сагынып көтеп алдылар. Билгеле, ял дигән булып көннәр буе өйдә телевизор каршында кырын ятып кино карау дигән сүз түгел. Укучылар фән олимпиадаларына хәзерләнәләр, спорт ярышларында катнашалар, өй эшләренә булышалар. Район буенча сәләтле балалар өчен “Абага чәчәге” олимпиадасының беренче турын, юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча “Көнбагыш” конкурсы быелгы сезонын башлап җибәрде. >
|
Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз.
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның сентябрь аена сайтның мәгълүмати күләме 18 Мб тан
артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 68 биткә урнаштырылган. Файллар саны 520 дән артык. Шулардан
100 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 400 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
| |
|