Габдрахманова (Фәйзрахманова) Илдария Барый кызы
икенче категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, педстаж 22 ел.

    Мин Татарстан республикасы Балтач районы Югары Субаш авылында 1966 елның 24 августында туганмын. Субаш балалар бакчасында тәрбияләнгәннән соң, 1973 елны Югары Субаш сигезьеллык мәктәбенең 1 сыйныфына укырга кердем. Мәктәптә укыган чорда актив укучыларның берсе идем, җыр-биюне яраттым, кечкенәдән сәхнәләрдә чыгыш ясадым. 8 сыйныфны тәмамлаганда иң зур теләгем — укытучы булу иде. Чөнки минем әнием дә 40 ел гомерен мәктәптә балаларга аң-белем бирүгә багышлаган иде. Минем дә әнием кебек балаларга хәреф танытып, аларны укырга-язарга өйрәтү иң зур хыялларымның берсенә әйләнде. Шушы теләгемне тормышка ашыру өчен, 1981 елны Арча педагогия училищесына юл тоттым. Имтиханнарны уңышлы гына тапшырып, шушы уку йортында белем алуга ирештем. Училищеның бусагасын беренче көнне үк атлап керүгә безне — I “Г” группасын Фәйзрахманов Марсель Фәттерахманович кабул итеп алды. Ул безнең 4 ел уку дәвамында группа җиитәкчебез булды. Шушы уку чорларында безгә күп кенә укытучылар белем бирделәр, укытучы һөнәренең асылына төшендерделәр. Алар: татар теле укытучысы — Исхакова Мөнирә Ахметовна, рус теле укытучысы — Плотникова Александра Михайловна, математика укытучысы — Фәйзрахманова Суфия Мансуровна. Мин аларга бик рәхмәтлемен.
    1984 елны, Арча педучилищесын тәмамлагач, мине Балтач районы Түнтәр урта мәктәбенә эшкә җибәрделәр. Шушы ук елны мин читтән торып Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетының татар теле бүлегендә укый башладым. 2 ел Түнтәр урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгәннән соң, мине Югары Субаш авылының, Тукай исемендәге колхозның башлангыч комсомол оешмасының секретаре итеп сайлап куйдылар. Бу вазифаны 2 ел башкарганнан соң, үз теләгем белән Яр Чаллы шәһәренә мәктәпкә эшкә урнашырга чыгып киттем. Яр Чаллы шәһәренең 37 номерлы мәктәбендә татар теле укытучысы булып 2 ел эшләдем.
    1990 елны Түбән Кама шәһәренә күчеп килдем һәм 28 мәктәпкә шулай ук татар теле укытучысы булып эшкә урнаштым. Бу мәктәптә миңа бик зур эш йөкләделәр: беренче мәртәбә шушы рус мәктәбендә татар телен тирәнтен өйрәнү сыйныфын ачарга. Җиңне сызганып мин шушы эшкә тотындым: укыту-тәрбия программалары төзеп, татар телен яхшырак белгән балаларны туплап, шушы сыйныфның җитәкчесе булдым. Бу укучылар белән татар телен һәм әдәбиятын өйрәнүдән башка, дәрестән тыш вакытларда татар халык культурасын, халык иҗатын, аның гореф-гадәтләрен өйрәнеп, төрле-төрле кичәләр, бәйрәмнәр үткәрдек. Шундыйлардан: “Нәүрүз”, “Каз өмәсе”, “Җомга көн кич белән” дигән гаилә бәйрәмнәре бик күңелле һәм җанлы үтте. 1995 елны миңа “Өлкән укытучы” исеме бирделәр.
    1997 елны мин яңадан туган-үскән якларыма әйләнеп кайттым. Түнтәр урта мәктәбендә үземнең яраткан һөнәрем буенча хезмәтемне дәвам иттем.
    1998-99 уку елында 1нче сыйныф укучыларын кабул итеп алдым. Иң төп бурычымның берсе: укучыларның танып белү активлыларын, фикер йөртү сәләтен үстерү.
    Мин, әниемнең юлын дәвам итеп, укытучы һөнәрен сайлавым белән гогурланам. Әле тапланырга өлгермәгән сабыйлар күңеленә аң-белем иңдерәсем, туплаган бар белемемне, күңел байлыгымны сабыйларга җиткерәсем килә.
    
Hosted by uCoz