Зарипов Рәфхәт Шәкүр улы
югары категорияле физика-информатика укытучысы, педстаж 45 ел.

    Әтиемнең әтисе Зариф бабай ятимлектә үскән. Гомере буена байларга урман кискән. Әтием Шәкүр сугышка кадәр авылдагы 7 коммунистның берсе була. Авыл советы председателе, мәктәптә һәм колхозда завхоз булып эшли. Бөек Ватан сугышында һәлак була.
    Әниемнең әтисе Гариф бабай тирә-юнь авылларга данлыклы тимерче, балта һәм буяу остасы була. Аның хатыны — әбием Бибиҗамал бик оста кием тегүче була.
    Мин, әтием сугышка киткәч, 1941 елның 6 сентябрендә гаиләдә өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Безне, 3 баланы әниебез карап һәм тәрбияләп үстерде. Өчебезне дә урта белемле итеп укытты. Абыем һәм апам училище тәмамладылар, мин югары белем алдым. Сугыштан соңгы бу чорда авылда хәтта әтиле гаиләләрдән дә 3 балага урта белем биреп укыта алу бик сирәк күренеш иде.
    Әнием үтә тырыш, булдыклы хатын иде. Ул бригадир, ферма мөдире булып эшләп, 1933 елда республика колхозчылар съездында катнашкан. Имчәк бала (минем) белән сугыш чорында 4 ел тимерче булып эшләгән. Соңгы вакытта районнан (Чепьядан — 8км) җәяүләп 5 ел һәм ат белән 10 ел дәвамында почта ташыды. Оста тегүче булып, авыл халкына арзан бәягә күлмәкләр һәм костюм чалбарлар текте. Ул ихтирамга лаек, туры сүзле, кешелекле, киләчәкне алдан күрүче, зыялы һәм итагатьле, дини кеше булды. Ир йөрәкле кыю һәм батыр хатын булды, тормыш кыенлыкларыннан сыгылып төшмәде. Ике тапкыр өй салган, сугыш һәм сугыш арты елларының бөтен кыенлыкларын үз җилкәсендә татыган ул. Авыл халкы алдында дәрәҗәсе бик зур иде. Аны олылар да, кечеләр дә бик тә хөрмәт итәләр, киңәшкә киләләр иде. Безгә белем һәм тәрбия бирүдә, кеше булуда ифрат зур көч куйды. 5 яшемдә мин абый-апалардан укырга өйрәндем. Китапханәдән китаплар алып укый идем. Балалар бакчасына йөргәндә иптәшләремә “Көн артыннан көн”, “Шауласын, гөрләсен безнең җыр” китапларын кычкырып укыганым хәтердә.
    Башлангыч класста Бану апа Галиева белем һәм тәрбия бирде. Укытучы хезмәтенә мәхәббәт уятты. Почеркы да бик матур иде. Мин аңа ошарга тырыштым. Алга таба татар теле укытучысы Рашидә апа Мөхәммәдъярова туган телгә, китапка тагын да мәхәббәт тәрбияләде. Китап укыганда андагы образларны анализларга өйрәтте. Лозунг язарга, урамдагы лозунгларны, язуларны карап, күзәтеп, яхшы ягын отып алырга кушты.
    Сәйдә апа Мөхәммәтшина математика нигезләрен өйрәтте. Укытучыларым Михеев Василий, Юсупов Рашадларга да мин бик рәхмәтле. 5-6 классларда укыганда абыем һәм өлкән малайларга ияреп детекторлы радиоалгыч ясадым. Тал башына һәм өй тәбәсенә колгалар куеп антенналар ясап, колакка наушник куеп радио тыңлый идек. Ул чорда электр, телевизор, чыбыклы радиолар юк иде.
    8-9-10 классларны Чепья урта мәктәбендә укыдым. рус теле укытучысы Копосова М.И., физика укытучылары Хәмидуллин Хуҗа, Исхаков Габделхак, химия укытучысы Бакирова Асия, математика укытучылары Газизов Закир, Михайлов Тихон, Закиров Габделхак, татар теле укытучысы Вәлиуллина Августина, физкультура укытучысы Зайцев Павел һәм башка укытучыларны мин тормышымда юл күрсәтүчеләр, белем биреп, кеше итеп тәрбияләүчеләр дип искә алам.
    1959 елда, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан Дәүләт педагогия институтының физика бүлегенә укырга кердем. Биредә дә минем иң якын кешеләрем укытучылар иде. Юсупов Котдус абый, Нигъмәтуллин, Кудашев, Зарипов Мөбарәк, Вәлиев Камил Әхмәтович һәм башка бик күпләр минем өчен гомер буена үрнәк булып калдылар. Группадашларым да бик яхшылар булды. 5 ел дәвамында без группада бик тату һәм дус яшәдек, бар булганны уртак иттек. 7 семестр дәвамында мин 5 кә генә укып күтәренке стипендия алдым. Әмма ул ашарга һәм кием алырга җитми иде. Өйдән ярдәм сорау мөмкинлеге булмады. Без вагоннардан күмер, яшелчә һәм бәрәңге, арпа, цемент бушатырга, тиреләр төяргә йөрдек.
    Радио белән мавыгуымны дәвам иттем. Ул чорда транзисторлар барлыкка килде. Сатып алу мөмкинлеге юк иде. Детальләрдән мин батарейка белән торган кесә радиолары җыйдым. Уч төбенә сыярлык һәм кесәгә салырлык унга якын төрдә радиоалгычлар ясадым. 1962-63 елларда, студент чорларда, кич белән һәм ял көннәрендә Казанның Идел буе Пионерлар йортында радиотүгәрәк җитәкчесе булып эшләдем. Буш кичләремне Ленин китапханәсе залларында (хәзерге Милли китапханә) китап белән шөгыльләнеп үткәрә идем.
    “Смена” фотоаппараты сатып алып, фотога төшерү серләренә өйрәндем. Соңарак “ФЭД”, “Киев” аппаратлары алдым. 1960-80 елларда интенсив рәвештә фотография белән шогыльләндем. Бик күп кешеләргә хезмәт күрсәттем. Аннан кергән табыш пленка-кәгазь расходларыннан артмый иде билгеле. 1980 елларда 4 ел дәвамында “Киев” кинокамерасы белән кинога төшерү буенча мәктәптә түгәрәк алып бардым. Киноленталарны эшкәртү зур хезмәт сорый иде. Укучылар бу эшне теләп башкардылар. 1970-80 елларда авыл һәм мәктәп тормышыннан меңгә якын төсле слайдлар эшләдем. Кәгазьдә төсле фотография ясауны үзләштергәндә химикатлар белән агуланып, озак срокка аллергия алгач, бу шогыльне ташларга туры килде.
    1959-1963 елларда “Татарстан яшьләренә”, “Ялкын”га языша башладым. Суфия апа Әхмәтова. Шамил Рәкыйпов, Розалина Нуруллина миңа файдалы киңәшләрен бирделәр. 1961 елда “Яшь ленинчы” чыга башлагач, андагы журналистлар мине бик якын иттеләр, мин аларның актив хәбәрчесенә әйләнеп киттем. Ул чорда эшләгән “Яшь ленинчы”лар миңа бик кадерле: Венера Ихсанова, Әнәс Сәләхетдинов, Миншәех Зәбиров, Марс Шабаев, Зоммер Гыйләҗев, Илгизәр Сәмигуллина, Саимә Ибраһимова, Рәйсә Яхина, Сәйдә Зыятдинова, Хәмзә Зарипов, Роза Туфитулова, Ренат Харис һәм башка журналистлар мине язарга, кеше булырга өйрәттеләр. “Ватаным Татарстан”нан Заһид Шәфигуллин, Нургали Булатов, “Мәгариф”тән Фәрит Сафин, Мәҗит Вәлиуллин, Фәрит Шәрифуллин, “Хезмәт”тән Рәфыйк Шәрәфиев һәм башка журналистлар минем остазларым һәм киңәшчеләрем булдылар. Алар мине рухи яктан баеттылар, мораль һәм материаль яктан ярдәм иттеләр. 40 ел дәвамында газета-журналларда язылган мәкаләләрем, язмаларым, укытучылар алдында ясаган доклад-реферат чыгышларымны бүген бергә тупласам, һичшиксез, берничә китаплык булыр иде. Кызганыч, аларның күбесе тупланып барылмаган һәм сакланмаган. Мин бүгенге көнгә кадәр журналистлык шогылемне ташлаганым юк. Вакыт булган саен каләмгә тотынырга тырышам. Һәм аннан үземә рухи азык табам. Үз гомеремдә миңа бик күп кенә өлкән кешеләрнең, авылдашларның, балаларның тормышын, аларның фидакарь эшчәнлеген газета-журнал битләрендә яктыртырга туры килде. Үземнең уй-фикерләремне, фәлсәфи уйлануларымны кешеләр белән уртаклашырга тырыштым.
    Студент вакытта берара мин “Чаян” журналының ул чактагы җаваплы секретаре Альберт Яхин янына да йөрдем. Халыктан 100 гә якын татар халык мәзәкләре тупладым. Аларның бары тик икесен генә Альберт абый журналда бастырды, калганнарын әдәбиятта бар инде дип кире какты. Яшь вакытта берникадәр шигырьләр язу белән дә мавыктым. Әдәбиятны хәзер дә яратам. Вакыт булган саен әдәби әсәрләрне укып-танышып барам. Милли әдәбиятны, телебезне, милләтебезне, милли гореф-гадәтләребезне саклау буенча кулдан килгән кадәр үземнән өлеш кертергә тырышам.
    1964 елда институтны тәмамлап, физика, электротехника һәм радиотехника укытучысы буларак Чепья урта мәктәбенә укытырга кайттым һәм анда 3 ел эшләдем. Аннары 1 ел Совет Армиясендә хезмәт иттем һәм запастагы офицер исеме бирделәр. Хәзер запастагы капитан.
    1963 елдан алып мин — укытучы, тормышымны балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышладым, һәм аңа үкенмим. Физика, математика, астрономия һәм информатика укыттым һәм укытам. Үз фәнемне яратып укыттым. Методикадагы яңалыкларны үз эшемдә киң файдаланырга омтылдым, балаларга төпле белем һәм практик күнекмәләр бирергә тырыштым. Балаларның техник иҗатларын үстерүгә күп вакытымны сарыф иттем. Аларны тормышка хәзерләү буенча эшләдем. Методик яңалыкларны үстерү һәм тормышка ашыру буенча системалы рәвештә методик докладлар һәм мәкаләләр яздым, аларны район һәм республика матбугатында бастырдым. Район һәм республика мәктәпләре укытучылары алдында чыгышлар ясадым. 37 ел педагогик эшчәнлегемнең 7 елын мәктәп директоры вазыйфаларын башкарып үткәрдем, менә 15 ел инде укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары — завуч вазыйфаларын башкардым. Мәктәптә җитәкчелек вазыйфалары башкару да җиңел түгел, балалар белән эшләүгә караганда, укытучылар белән эшләүнең үзенчәлекле, четерекле яклары бар. Мөмкин кадәр укытучыларның укытучысы булырга, мәктәптә бөтен педагогик коллектив өчен уңайлы хезмәт обстановкасы тудырырга, аларга төрле яклап ярдәм итәргә һәм бер үк вакытта таләпчән булып, мәктәпнең укыту-тәрбия эшен тиешле югарылыкта алып бару өчен бар тырышлыгымны куям.
    Барлык хезмәт стажы булган 45 елның 40 елдан артыгынтуган авылым мәктәбенә хезмәт күрсәтәм. Туган авылым балалары, әти-әниләре һәм авыл халкы белән горурланам. Яшь вакытта Казанга һәм район үзәгенә эшкә чакырулар да шактый алдым. Әмма авылдан әниемне ташлап китәсем, ата-баба нигезен таркатасым килмәде. Гомеремне авыл халкына багышлаганым өчен һич кенә дә үкенмим. Үзем мөмкин кадәр кешеләргә ярдәмчел булырга, кешеләргә изгелек кылырга тырыштым. Тирә-юньдәге кешеләрнең, авылдашларның, хезмәттәшләрнең дә миңа карата теләктәшлекләре, ярдәмчел булулары өчен мин бик шат. Үзебезнең мәктәптән һәм башка мәктәпләрдәге түбәндәге укытучыларга, замандашларга карата мин аеруча рәхмәт хисләре тоеп яшим: Яппаров Ягъфәр, Зыятдинов Бакый, Фазлыев Рамил, Гыйләҗев Рәкыйп, Ибраһимов Әнәс, Кумаев Константин, Мөхәммәдъярова Рашидә, Хаҗиев Габделфәрт, Мөхәммәдиева Рәйсә, Кашапова Рузилә, Хаҗиева Нәдирә, Ибраһимова Халидә, Ибраһимова Дамира һәм башка бик күпләр. Мәктәп директоры, завуч һәм укытучы булып эшләгән чорларның кайбер мизгелләрендә кайбер шәхесләр тарафыннан эзәрлекләүләргә, кимсетелүләргә дә дучар булдым. Шунысы куанычлы, андый шәхесләр тормышымда берничә генә булды. Андый ситуацияләрдән тиз чыгуда миңа һәрвакытта да хезмәттәшләрем эчкерсез ярдәм күрсәттеләр.
    Мәктәптә эшләү чорында укучыларга әхлак тәрбиясе бирү, туган җиргә һәм туган илгә мәхәббәт тәрбияләү буенча шактый гына эш башкарылды. Укучыларны Казанга, Ульяновскига, Мәскәүгә, Малмыжга һәм башка урыннарга экскурсияләргә йөрттем. Җәйге ял вакытларында, баштарак үзем генә, соңарак гаилә белән, СССР заманында илебезнең төрле почмакларында, төрле шәһәрләрдә йөреп, кешеләр һәм тарихи истәлекле урыннар белән танышып, үземнең фикерләвемне киңәйтеп, белемемне үстердем. Миңа ул чорларда Ташкент һәм Сәмәрканд, Астрахань һәм Саратов, Волгоград һәм Киев, Севастополь һәм Одесса, Ленинград һәм Таллин, Петрозаводск һәм Рига, Минск һәм Калининград, Москва һәм Киров, Горький һәм Чабаксар, Сведловск, Тобольск, Төмән, Омск, Сургут, Новосибирск, Сочи, Тбилиси һәм башка шәһәрләр белән киң итеп танышу мөмкинлеге булды. Бу һәм башка шәһәрләр, аларның тарихи истәлекле урыннары һәм алардагы халыкның ул чордагы тормышы турында мин бүген дә бик күп мәгълуматлы.
    30 елдан артык партия системасында пропагандист һәм лектор, агитатор буларак авыл, район халкына хезмәт күрсәттем. Авылда 25 елдан артык участок сайлау комиссиясе рәисе, Сабантуй һәм клубта үткәрелгән яңа ел үткәрү комиссияләре жюри рәисе булып хезмәт иттем. Авылда яңалыклар кертергә омтылдым. Минем инициатива һәм колхозыбыз көче белән авылыбыз өчен космос аша телевизион тапшырулар кабул итү һәм аларны авылга ретрансляцияләү буенча телевизион станция төзелде һәм 10 елдан артык аңа җәмәгать башлангычында хезмәт күрсәттем. Җирле үзидарә советы ярдәмендә Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашлар исемлеген барладык һәм бу исемлекне мәрмәр плитәләргә яздырып, авылыбыз уртасындагы һәйкәлне яңартуга ирештек. Минем инициатива нигезендә 9 май Җиңү бәйрәмендә һәйкәл янына гирляндага һәрбер укучы баланың үз бабаларын искә алып, исемләп чәчәкләр кадау традициясен керттек. Бу традиция 15 елдан артык дәвам итә инде. Бу традициягә кушылып, өлкәннәр дә үз якыннарын, туганнарын һәм күршеләрен искә алып чәчәкләр куя. «Хәтер китабы»на кермичә калган 30 га якын авылдашларыбыз исемлеген «Хәтер китабы»ның өстәмә томына кертү өчен хәзерләп җибәрдек. Авыл тарихына һәм мәктәп тарихына караган материаллар туплау өстендә укучылар белән менә къп еллар дщвамындаэш алып барабыз. Авыл музее оештыру буенча үземнең өлешне кертергә тырышам.
    Хатыным Гөлзада бик яхшы тормыш иптәшем булды. Бик матур итеп гомер кичерәбез. Гөлзада мәктәп китапханәчесе булып эшли. Кызыбыз Энҗе хәзерге вакытта КДУны тәмамлап Балтачта редакциядә эшли, улыбыз Фәннур Казан аграр университетын тәмамлап, Биектау районында инженер-механик булып эшли.
    Бакчачылык, яшелчәчелек, умартачылык белән шогыльләнәм. Балта эшен, ташчы, мич чыгаручы, киномеханик, электрик, телевизор һәм радио, телевизор, магнитофон төзәтүче һөнәрләрен беләм. Студент вакытта токарь, слесарь, литейщик һөнәрләре бирделәр. 40 яшемдә, автомобиль сатып алгач, һәвәскәр шофер профессиясе үзләштердем һәм автомобильне үзем ремонтлыйм. 50 яшемдә персональ компьютер белән эшләргә өйрәндем. Бейсик телен үзләштереп, программалар белән м һәм үзем дә укыту программалары төзим һәм аларны җәмәгать башлангычында башка мәктәпләргә тарату өстендә эшлим. Компьютер программалары алмашу, тәҗрибә уртаклашу йөзеннән Казандагы алдынгы гимназия, лицей укытучылары белән элемтә урнаштырдым, тәҗрибә уртаклашып яшим.
    Мәктәбебезнең без җиһазлаган физика кабинеты, соңарак информатика кабинеты да район мәктәпләре арасындагы конкурста иң яхшысы дип табылды. Район күләмендә физика укытучылары, соңарак информатика укытучылары конкурсында иң яхшы укытучы исемнәренә лаек булдым.
    Norton Сommander, MS DOS, Windows 95, Microsoft Word, Excel программалары белән эшләргә, бухгалтерия документлары башкарырга, төрле типтагы татар хәрефләре кулланып полиграфик системалар белән эш итәргә өйрәндем. Заманча компьютер, сканер, Photoshop һәм лазер принтеры кулланып брошюралар һәм китаплар эшләү буенча билгеле бер күләмдә эш алып барам.
    Укучылар өчен, укытучылар өчен, студентлар өчен кулдан килгән кадәр, докладлар, рефератлар, брошюралар, дидактик материалларны компьютерда хәзерләү, аларны битләргә салу, форматлау һәм принтерда печатьләү буенча ярдәм итәргә омтылам.
    Эш дәверендә район мәгариф бүлегенең, мәгариф министрлыгының, район хакимиятенең, КПСС өлкә һәм район комитетынгың күп сандагы мактау грамоталары белән бүләкләндем. Ике тапкыр республика Политик мәгариф йортында Мактау тактасына, бер тапкыр районның Мактау тактасына фотомны куйдылар. Югары категорияле физика-информатика укытучысы исеменә, Хезмәт ветераны медаленә, Россиянең мәгариф отличнигы исеменә лаек булдым.
    2001 елда ТР ММның “Мәгарифтәге казанышлары өчен” мактаулы билгесенә ия булдым. Югары категорияле укытучы исеме бирелде. Район күләмендә сәләтле балалар өчен физика һәм информатика буенча “Абага чәчәге” олимпиадасы үткәрү буенча районда һәм республикада танылдым. 2001-2005 елларда республика буенча үткәрелә торган төрле конкурсларда Дипломнар белән бүләкләндем һәм лауреат, 2002 елда Бөтендөнья татар Конгрессы делегаты булдым.
    Шунысына куанам, мин укытып чыгарган укучыларымның абсолют күпчелеге тормышка чын кешеләр, хезмәт сөюче җир хуҗалары, тәрбияле гаилә членнары, үз профессияләрен тирән белүче белгечләр булып җитештеләр. Алар арасында бик күп механизаторлар, терлекчеләр, укытучылар, медицина хезмәткәрләре, офицерлар, инженерлар, квалификацияле эшчеләр, галимнәр бар.
    Иң әһәмиятлесе, туган авылым халкына хезмәт итүдән, авылдашларның рәхмәтен даими ишетүгә куанам, гаилә бәхетенә горурланам. Гаиләбезнең тигез, борчу-мәшәкатьсез, балаларыбызның белемле, тәрбияле, таза-сау, кешеләр өчен игелекле булып үсүләрен телим.
    2007 ел.
Hosted by uCoz