Закирова Гөлсинә Гатаулла кызы
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педстаж 34 ел

    1955 елның 23 апрелендә Балтач районы Түнтәр авылында укытучы гаиләсендә туа.
    1962-1970 елларда Түнтәр сигезьеллык мәктәбендә укый. Мәктәптә “5” һәм “4”ле билгеләренә укый, күп кенә җәмәгать эшләре алып бара. Дружина советы председателе була, үзешчән сәнгатьтә актив катнаша.
    1970-1972 елларда Балтач урта мәктәбендә урта белем ала.
    Мәктәпне тәмамлагач, бер ел Түнтәр культура йортында художество җитәкчесе булып эшли. Аннан соң мәктәптә ялга киткән укытучылар урынына башлангыч классларда укыта һәм югары классларда татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли.
    1975-1980 елларда КДПИның тарих-филология факультеты ТРО бүлегендә укый. Биш ел группаның старостасы булып тора. Яхшы укыганы һәм җәмәгать эшләрендә актив катнашканы өчен, ул вакыттагы институт ректоры, галим Зәкиев М. З. нең исемле китабы белән бүләкләнә.
    Институтны тәмамлаганнан соң, 1980 елда туган мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1981, 1982 елларда шушы фән буенча белем күтәрү курсларында була. 1985 елда үзенең тәҗрибәсе, дәрес эшкәртмәсе белән “Совет мәктәбе” журналында чыгыш ясый. (“Правописание не с прилагательными” в VI классе).
    “Фонетический разбор слова” (vкл.), “Согласование прилагательного с существительным” (vкл.), “Имя существительное. Повторение” (VIкл), “Мцыри - любимый идеал Лермонтова” (VIIкл.) кебек темаларга нык хәзерлекле ачык дәресләр күрсәтә. Район укытучылары өчен “Тема зависти в рассказе А. Алексина “Домашний совет” дигән темага VII класста ачык класстан тыш уку дәресе үткәрә. Август конференциясендә “Учебные игры на уроках русского языка” дигән темага доклад ясый. “Мәгариф” журналының 1993 ел №5 санында Закированың “Веселые конкурсы” үткәрү тәҗрибәсе яктыртыла. Укытучы укучыларны рус телендә грамоталы язарга һәм сөйләргә өйрәтү өстендә тырышып эшли. Шуларны искә алып, аңа 1991 елда “Өлкән укытучы” исеме бирелә.
    1988-1991 елларда Закирова Г. Г. тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли. 1990 елның август конференциясендә “Тәрбия эшләрен блоклап планлаштыру” дигән темага чыгыш ясап эш тәҗрибәсе белән уртаклаша. “Мәгариф” журналының 1993 ел №5 санында “Әдәп төбе - матур гадәт” дигән темага класс сәгате үткәрү эшкәртмәсе басыла. “Иҗади очрашулар” (“Ватаным Татарстан”, 1994, №21), “Кеше өчен көрәш” (“Хезмәт” газетасы, 1996, №49) мәкаләләре басыла.
    1993-1994 еллардан башлап Закирова Г. Г. мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. Кабинет мөдире буларак кабинетны зәвык белән ремонтлады һәм җиһазлады. Дәрес өчен кирәкле материаллар тупланып, тәртип белән урнаштырылган. Бүгенге көндә видео-аудиокассеталар туплау эше бара. Борынгы әйберләр җыеп, “Әбием сандыгыннан” почмагы эшли.
    “Әдәби әсәргә анализ” (Vкл. А. Яхин программасы буенча), “Гаҗәп хәлләр, мәзәк хәлләр” (Vкл. Ш. Галиев иҗаты буенча), “Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне” (XIкл. Ә. Еники “Әйтелмәгән васыять”), “Ярыймы, ярамыймы?” (Vкл. әдәплелек дәресе), “Моң һәм сүз сәнгате” (Vкл. Ә. Еники “Курай” хикәясе), “Сүз төркемнәре - бездә кунакта” (VIкл.), “Борынгы һәм Урта гасыр әдәбияты” (IХкл.), “Татар теле - дәүләт теле” (IX-XIкл. дәрес-конференция), “Кушма җөмлә темасын гомумиләштереп кабатлау” (VIIIкл.) дигән темаларга яхшы хәзерлекле, төрле метод - алымнар кулланылган ачык дәресләр бирде. Әдәбият дәресенә укучыларның әбиләре, әниләре, пенсионер укытучылар һ. б. да чакырыла.
    Укытучы фән буенча класстан тыш чаралар үткәрү ярдәмендә укучыларда үз фәненә кызыксыну тәрбияләргә омтыла. Әдәби җомгалар ( “Муса Җәлил”, “Илһам Шакиров”, “Каюм Насыйри”), “Туган тел” атналыгы (1994, 1995), Тукайга багышланган әдәбият - сәнгать бәйрәме (1996), “Татар китабы” атналыгы (1997), Гаяз Исхакыйның тууына 120 ел (1998), шигърият бәйрәме (район күләмендә, 2000), китап укучылар конференцияләре (В. Нуруллин, Ф. Садриев, М. Мәһдиев), яңа китапларны тәкъдир итү (презентацияләү) кебек чаралар зур хәзерлек белән үтә.
    Мәктәп һәм район күләмендә шигырь, сочинение конкурсларында аның укучылары актив катнаша. Мәсәлән, Җиңүнең 55 еллыгы уңае белән үткәрелгән сочинениеләр конкурсында Закиров Расилнең (IХкл.) сочинениесе 3 урынны, шигырь конкурсында Зыятдинова Эльвира (VIIIкл.) 3 урынны алды.
    Укучыларны шагыйрьләр, язучылар белән очрашуларга, ел саен Тукай бәйрәменә, әдәби туган якны өйрәнү буенча экскурсияләргә (Шода, Казан, Гөберчәк) алып бара.
    Район олимпиадаларында укучылары II, III, V, VII урыннарны алып киләләр. Закирова 1996 елда укытучы-методист исеменә ия була.
    Укытучының методик эшчәнлеге югары дәрәҗәдә. Шуңа күрә дә ул мәктәптән тыш, район укытучылары алдында да еш чыгыш ясый, республика матбугатында тәҗрибә уртаклаша.
    “5 классларда карточкалар белән эшләү тәҗрибәсеннән” (1996), “Соңгы еллардагы балалар әдәбияты үсеше” (1998) дигән темаларга докладлар куйды, Субаш мәктәбендә Ә. Еники иҗаты буенча ачык дәрес күрсәтте. Бу ачык дәрес эшкәртмәсе “Мәгариф” журналында басылып (1999, №2), “Елның иң яхшы мәкаләсе” бәйгесендә җиңеп чыкты (2000, №2). 1997-98 уку елында район татар теле укытучылырының “Ел укытучысы” бәйгесендә катнашып, призлы 2 урынны алды.
    1997-98, 1999-2000 уку елларында укытучы яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә нәтиҗәле эшләгәне өчен район мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
    Укытучы дәресләрдә укучыларның мөстәкыйльлекләре, грамоталылыклары, сөйләм телен үстерү өстендә эшли, әдәбият дәресләрендә әхлак тәрбиясе бирүне максат итеп куя. Дәресләрдә өстәмә материаллардан, әдәбияттан файдалана. Шундый эшчәнлегенең бер юнәлеше булып, әдәбият укытуда җирле материаллардан файдалану тора. Бу юнәлештә эш 1994 уку елыннан башланып, альбом төзелгән, әдәбият тупланган. “Авылыбыз тарихының татар әдәбиятында чагылышы” дигән тема түгәрәк дәресләрендә өйрәнелә, укучылар рефератлар язалар, аларны яклыйлар, альбомнар ясыйлар, мәгълүмат туплыйлар. Укытучы шушы тема буенча авторлык программасы төзеп, мәгариф министрлыгының II дәрәҗә дипломы белән бүләкләнде.
    2000 елның декабрь аенда татар теле укытучыларының белемен югары категориягә күтәрү курсларында булып сынау узды һәм әйдәп баручы укытучы исеменә лаек булды.
    Закирова Г. Г. ның дистәдән артык укучысы татар теле һәм әдәбияты укытучысы булды, КДУның журналистика бүлегендә, КДПУ, гуманитар институтта һәм Арча педагогия колледжында шул юнәлештә белем алалар.
    
Hosted by uCoz