Рамазанова Гөлсинә Гәбделбәр кызы
беренче категорияле химия биология укытучысы, педстаж 19 ел.

    1965 елның 13 ноябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр авылында колхозчы гаиләсендә туа. Урта мәктәпне яхшы һәм бик яхшы билгеләренә генә тәмамлап 1983 елда Казан Дәүләт Педагогика институтына укырга керә. 1988 елда шушы институтның табигать фәннәре факультетының химия-биология бүлеген тәмамлап, үзе укып чыккан Түнтәр урта мәктәбендә химия һәм биология фәннәрен укыта башлады.
    Эшчәнлегенең беренче елларында ук ул үзен тырыш, намуслы, сабыр укытучы буларак танытты.
    Гөлсинә Гәбделбәровна үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Үзенең эшчәнлегендә район һәм республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен куллана, дәресләрне өстәмә әдәбият, методик әдәбият һәм журналлардан күп материаллар белән тулыландырып мавыктыргыч, җанлы, кызыклы, файдалы итеп үткәрә. Дәресләрнең практик өлешләренә зур игътибар бирә.
    Укучылар белән дәрестән тыш эшләргә дә нык игътибар бирә. Төрле кичәләр, атналыклар, экология айлыклары даими үткәрә.
    Гөлсинә Гәбделбәровна класс җитәкчесе буларак та нәтиҗәле эшли. Район күләмендә үткәрелгән класс җитәкчеләре конкурсында катнашып призлы урынга лаек булды. Ул балаларның психологиясен өйрәнеп һәр укучыга шәхси якын килеп эшли. Гөлсинә Гәбделбәровна мәктәпне тәмамлап чыккан үзенең укучылары белән дә горурлана. Алар арасында агрономнар, медиклар, инженер-механиклар, ветврачлар, укытучылар бар. Ул үзенә дә алмаш әзерли. Аның укучылары үзе тәмамлаган факультетта укып химия-биология укытучысы булырга әзерләнәләр.
    Рамазанова Гөлсинә Гәбделбәровна үзенең тәҗрибәсен район укытучылары белән теләп уртаклаша. Соңгы 10 ел эчендә генә дә ул 2 тапкыр район укытучылары өчен химия, биология буенча семинар үткәрде, ачык дәресләр һәм кичәләр күрсәтте. Ул укытучыларның август конференциясендә чыгышлар ясап, үзенең эш тәҗрибәсе белән уртаклаша, район методик берләшмәсендә эшлекле тәкъдимнәр белән еш фикер алыша.
    Гөлсинә Гәбделбәровнаның тырышлыгы нәтиҗәсендә мәктәп яны тәҗрибә участогының да эше җайланды. 1997 елның сентябрь аенда Мәскәүгә “Уңыш-97” күргәзмәсенә экспонатлар җибәрелде һәм мәктәп Бөтенроссия күргәзмә үзәгенең махсус дипломы белән бүләкләнде.
     Рамазанова әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли. Алар өчен бәйрәм кичәләре үткәрә, балаларның яшь үзенчәлекләре, психологик үзенчәлекләре һәм гаиләдә бала тәрбияләү проблемалары буенча докладлар, фикер алышулар үткәрә.
    Укытучының эшчәнлеген мәктәптә дә, районда да таныйлар һәм дөрес бәялиләр. Ул район мәгариф бүлеге тарафыннан грамота, мактау кәгазе һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
    Гөлсинә Гәбделбәровна лаеклы рәвештә укытучы- методист исемен йөртә. Мәктәптә тырыш, хөрмәтле укытучы, яшьләр өчен яхшы иптәш, остаз, гаиләдә үрнәк, сабыр әни ул.
    
Hosted by uCoz