Ибраһимова Халидә Гайфетдин кызы
беренче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, педстаж 22 ел.

    1960 елда Түнтәр авылында Шәрәфиевлар гаиләсендә беренче бала буларак туган. Бу гаиләдә алга таба янә 6 бала дөньяга килә. Халидә кечкенә вакыттан ук 3 малай һәм 3 кызга өлкән апа буларак хезмәт күрсәтә. Шәрәфиевлар гаиләсе ул вакытларда ук авылда үрнәк гаилә булып тора. Халидә Түнтәр сигезьеллык мәктәбен, аннары Чепья урта мәктәбен тәмамлады. Бер ел колхозда сыер савучы булып эшләгәннән соң, Кзан дәүләт университеты филолгия факультетының татар теле бүлегнә укырга кергде. Укуын тәмамлаганнан соң туган авыл мәктәбенә укытырга кайтты.
    1982 елдан бирле ул мәктәптә татар теле һәм әдәбияты дәресләре укыта. Укучыларга карата үтә ягымлы, мәрхәмәтле укытучы буларак, аны укучылар да, әти-әниләр дә, укытучылар да хөрмәт итәләр. Халидә Ибраһимованың дәресләре олы тәрбия мәктәбе. Ул үзенең фәнен тирәнтен белә. Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә балаларга әхлак тәрбиясе бирү буенча күләмле эш алып бара.
    Халидә Ибраһимова тормыш иптәше Васыйл белән 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Олы уллары югары уку йортларында белем ала. Айтуган әтисе юлыннан китеп, инженер һөнәрен сайлады, аграр университетта укый. Айзат әниләре һөнәрен сайлап, педагогия университетының физика бүлегендә белем ала. Кече балалары мәктәптә укыйлар.
    
    Мин, Гайфетдин кызы Халидә, 1960нчы елның чәчәкле җәендә үзебезнең Түнтәр авылында 7 балалы, әтиле-әниле, 2 әбиле буласы гаиләдә олы кыз булып дөньяга килгәнмен. Балачагым матур кием, тәмле ризык, матур уенчыкларга бай булмаса да, безнең рухыбыз: хыял-өметләребез, булганга канәгать була белүебез, һәр көнне сөенеп яшәвебез белән бик-бик бай иде. Мин шуңа бүген дә сөенәм, ярый әле миңа шундый бай гаиләдә туарга насыйп булган, - дип.
     Түнтәр мәктәбендә 8 ел белем алу дөньяга күзне ачты. Без бик кызыклы, мавыктыргыч, әхлакый чиста мохиттә укыдык.
     9-10 классларны Урта Көшкәт урта мәктәбендә уку да безгә күп нәрсә өйрәтте: кеше белән аралашырга, русча сөйләшергә, дуслык кадерен белергә, тормышны, кешеләрне әзме-күпме аңларга һ.б. һ.б.
     Күңелем белән балачактан ук Казан дәүләт университетына тартылдым, Газеталардагы белдерүләр, мәкаләләр буенча гына, билгеле. “Анда минем кебек чүәкле кызларны кертәләр микән?” - дип, бик дулкынланып ачтым мин ул авыр, мәһабәт ишекләрне. Ике ел рәттән бик һәйбәтләп имтихан биргәч, аннан безнең ише гади кеше өчен булган ( рәхмәт яусын, ул чакта гади кешеләрне уйлыйлар иде) рабфакка имтихан тоткач кына КДУ студенты була алдым мин. Анда үткән биш ел гомерем – бүген матур төш сыман гына. Аллагашөкер, гел әйбәт кешеләр булды юлдашым бүгенгә кадәр, моннан соң да шулай була күрсен. КДУда безгә төпле белем бирделәр дип саныйм, теорияне бигрәк тә. Методик як бераз йомшаграк булса да. Тормыш үзе иң көчле методист инде ул, гыйбрәт ала белсәң...
     1984нче елдан туган авылым мәктәбендә эшлим. Арган-йөдәгән, борчылган-сыктаган көчсез чакларым да бар – ләкин класска кереп, балалар күзенә карап, андагы беркатлы ихласлыкны, җылылыкны тойсам, мин яңадан Кеше булам, ыбыр-чыбырлар коела, җаным чистара...
     Үземне бик шәп әнигә санамыйм, әмма гаиләмнән уңдым дип уйлыйм. Күзләр генә тимәсен: 3 улыбыз, кызыбыз үсә. Аллаһы ярдәменнән ташламасын, гомерләре белән, сау-сәламәт булып үссеннәр, игелекләрен күрергә язсын Аллаһы...
     Безнең мәктәп уртачалар рәтенә керә микән. Коллективта төрлебез төрлечә инде, һәр җирдәге кебек. Гомумиләштерсәк: үтә начар җанлы укытучы юк кебек. Бик көчле, белемен тулысынча балаларга багышлаганнары да аз түгел. Билге куярга туры килсә, таза “4”лене куеп буладыр дип уйлыйм. Үз авылымда яшәп, шунда эшләвемә сөенеп бетә алмыйм. Җирсеп, сагынып яшәргә язмаган, дип сөенәм. Туган туфрагымда тәгәрәп үсүче яшь буынга үзем булдыра алганча белем һәм тәрбия бирергә тырышам. Кәгазьдәге генә белемне йөрәгем кабул итми. Бүгенге әхлаксыз, “көчлеләрнең” кырыс, гаделсез кануннары белән яшәп яткан дөньябызда әдәбиятның, тормышның уңай геройлары шактый төссез күренә. Ләкин күрә белгән күңел күзенә тормыш Матур һәм Ямьле. Минем бүгенге миссиям: үзем аңлаган, күргән, тойган һәр Матурлыкны, Яхшылыкны, Шәфкатьлелек һәм Миһербанлылыкны кеп-кечкенә орлыклар итеп булса да Яшь Күңелнең түренә салу. Бүген-иртәгә генә шытмаса да, ул орлыклар барыбер шытачак, үсәчәк, чәчәк атып җимеш бирәчәк, - дип ихлас күңелдән ышынам.
    Чәчкән орлыкларыбыз шытсын өчен яшибез бит...
    
Hosted by uCoz