Ибраһимова Дамира Мансур кызы
беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, педстаж 25 ел.

    “1976 елда Арча педагогия училищесына укырга керә. Класс җитәкчеләре итеп Гайнетдинова Гөлсинә Рахматулловнаны билгелиләр. Ләкин берәр ай үтми Бакирова Лилия Нуриевнаны класс җитәкчесе итеп алыштыралар.“Без үзебезнең татар теле укытучысын немец теле укытучысына алыштырмыйбыз”, — дип класс белән елап йөргән истә, — ди Дамира апа. — Ләкин безнең бәхет булды. Без 4 ел буе шундый дус, тату гаилә булып, үзебезнең класс җитәкчесе белән яшәдек. Лилия Нуриевна безгә тормыш өчен кирәкле бик күп әңгәмәләр үткәрде. Без аңа бик рәхмәтле. Безнең барлык укытучыларыбыз да әйтеп бетергесез белемле, тәртипле, чын мәгънәсендә укытучылар иде. Рус теленнән Римма Салиховна, математикадан Мария Ахметовна безгә төпле белем бирделәр. Педагогикадан Шайхенур абый укытты. Аның бер генә дәресен дә аңламау мөмкин түгел иде.Без аңа бик рәхмәтлебез. Мин химия түгәрәгенә йөрдем, безне Флера Гумеровна укытты. Без кичәләрдә химиядән кызыклы тәҗрибәләр куйдык. Елан чыга дип, хәзер кулъяулыкка ут каба, ә яулык янмаячак, — дип, тәҗрибә күрсәткәннәр әле дә истә тора.
    Ул — ТСО дәресе. Дәрес алдыннан киноаппаратураның төзелешен өйрәнү, ятлау дисеңме. Төнлә уятсалар да ул истә калырлык итеп өйрәнгәнбез. Рәхмәт барлык укытучыларыбызга. Без шундый тырышып, көнләшә-көнләшә укый идек. Стипендия алган саен 5әр сумга китап ала идек. Ул бәйрәмнәр, кунакка йөрүләр. Шундый күңелле вакытларны кире кайтарсаң иде. Ләкин 20 ел үткән шул инде. Мин 1980 елда училищены бетереп Кукмара №1 урта мәктәбендә башладым. 1990 елда Балтач районы Түнтәр авылының урта мәктәбенә эшкә килдем. Башлангыч класс укытучысы булып м. Бүгенге көндә югары белемле, укытучы методист. Мин үз эшемне һәм балаларны бик яратам. Үзебездә 4 бала тәрбиялибез. Мин барлык укытучыларыма, дусларыма, коллегаларыма зур уңышлар, сәламәтлек, гаилә бәхете телим”.
    
Hosted by uCoz