Хәкимова (Мостафина) Мөнирә Рәфкать кызы
беренче категорияле башлангыч сыйныф укытучысы, педстаж 25 ел.

    Мин Арча педучилищесына 1978 елда укырга кердем, 1981 елда тәмамладым. Бу чорда безне укыткан укытучыларның һәрберсе үз фәненең остасы иде. Мин “Д” группасында укыдым. Башта класс җитәкчебез Сабитова Ф.Н.(музыка укытучысы) булды. Ул киткәч безнең классны Хабреева М.А.(математика укытучысы) алды. Мария Ахметовна бик кешелекле, олы җанлы иде. Ул һәрберебез белән уртак тел таба белде. 1981 елда Мәскәүгә экскурсиягә баргач, гостиницада бергә бер бүлмәдә торганда, аның белән аеруча якынаеп киттек. Арчада уку елларында иң истәлекле вакыйгаларның берсе, мөгаен, шушы экскурсия булгандыр. Казанга кульпоходлар оештырылды.
    Педучилищеда уку елларында без чын-чынлап кайнап яшәдек. Хәзер уйлап куям да, безнең бер минут буш вакытыбыз да булмаган бит. Көн саен 7-8 дәрес, аннары баянда өйрәнү, комсомол җыелышлары, язучылар, шагыйрьләр белән очрашу, төрле ярышлар. Мин спорт секциясенә йөрмәдем, шулай да чаңгы ярышларында, кроссларда катнаша идем.
    Мәктәптә без җыр, рәсем, физкультура дәресләренә төп фән түгел диебрәк карыйбыз. Ә педучилищеда бу фәннәрдән белемне безгә искиткеч тирәнтен бирделәр. Физкультура дәресләрен Нигъмәтҗанов Р.С., Бакиров Б.К. укытты. Авыл мәктәбендә без физкультураны тар корридорда укый идек. Шуңа күрә миңа гимнастик күнегүләрне өйрәнүе кыен булды. “3” ле аласы килми бит. Без берничә кеше дәрестән соң да кереп спорт залда шөгыльләнә идек. Озакламый мин дә “5” леләр ала башладым.
    Рус теле дәресләрен Шамеева В.А. укытты. Бу укытучының дәрес биргәндә һәр күзәнәге эшли. Без аны бик ярата идек. Ул безне тормыштан зарлынмаска өйрәтте. Венера Абдулловнаның ярата торган фразасы: “Хорошо там, где нас нет”.
    Лагерь практикасын һәм педпрактиканы мин үзебезнең авылда үттем. Икесе буенча да мактау грамотасы алдым.
    Кайнап торган уку еллары артта калды. Распределение буенча мин Түбән Кама шәһәренә билгеләндем. Әмма елый-елый дигәндәй, үзебезнең Балтач районына кайттым. 1 ел Субаш сигезьеллык мәктәбендә укыттым. Инде менә 18 ел Түнтәр урта мәктәбендә укытам. Читтән торып Казан дәүләт педогогия институтының филология бүлеген тәмамладым.
    Эшләү дәверендә күп кенә җәмәгать эшләрендә катнаштым: агитатор, “Белем” җәмгыятенең секретаре, халык алдында докладлар ясау, 2 тапкыр җирле советка депутат итеп сайландым. Мәктәптә укыту чорында берничә тапкыр грамота белән бүләкләндем, “Өлкән укытучы” исемен алдым.
    Мин үземнең Арча педагогия училищесында укуым белән бик горурланам, безне укыткан укытучыларга рәхмәтем зур.
    
Hosted by uCoz