Гыймадетдинова Айсылу Шамил кызы
технология укытучысы, педстаж 14 ел.

    Гыймадетдинова Айсылу Шамил кызы 1974 нче елның 25 нче январенда Балтач районы Түнтәр авылында туган. 1981 нче елның 1 нче сентябрендә Түнтәр сигезъеллык мәктәбенә укырга кергән. 1991 нче елны Түнтәр урта мәктәбен тәмамлап, Казан индустриаль педагогия техникумына укырга керә. 1994 нче елны техникумны тәмамлап, технология укытучысы белгечлеге ала һәм Субаш урта мәктәбенә эшкә кайта. Анда 1 ел укытканнан соң Түнтәр урта мәктәбенә күчерелә һәм озайтылган көн группасында тәрбияче булып эшли башлый, соңарак технология укытучысы итеп билгеләнә. Бүгенге көндә дә шушы мәктәптә балаларга белем бирүен дәвам итә.
    Үз алдына түбәндәге максатларны куеп эшли: балаларга хезмәт тәрбиясе бирү, хезмәт осталыкларын һәм күнекмәләрен өйрәтү, үз фәнен укытуда заманча технологияләр куллану, укучыларга практик күнекмәләр бирү һ.б. Технология дәресләрендә куелган максатлардан чыгып хезмәтнең төрле өлкәләре буенча эш алып барыла. Тегү, кулинария дәресләрен үткәрү өчен кабинетта тиешле җиһазлар бар. Гомумән, кабинетны җиһазлауга укытучы зур игътибар бирә. Кабинета күрсәтмәлекләр, таблица, тегү, чигү үрнәкләре тупланган. Укучыларның кул эшләреннән аерым стендлар ясала. Укучылар фән буенча район олимпиадаларында теләп катнашалар. Шулай ук укучыларның кул хезмәтеннән ярминкәләр оештырыла.
    Күп еллардан бирле укытучы кызлар өчен «Хуҗабикә» түгәрәге алып бара. Балалар түгәрәккә бик теләп йөриләр. Укытучы түгәрәк занятиеларын зур җаваплылык тоеп, әзерлек белән үткәрә. Түгәрәктә укучылар дәрестә алган белем һәм күнекмәләрен ныгыталар, тирәнәйтәләр.
    Айсылу Шамил кызы шул ук вакытта мәктәп яны тәҗрибә участогы җитәкчесе вазыйфаларын да башкара. Укытучы бакчада эшне план нигезендә, оешкан төстә алып бара. Мәктәп ашханәсендә ел дәмамында балаларны тукландыру өчен җиләк-җимеш, яшелчә үстерелә, төрле тәҗрибәләр үткәрелә.
    Гомумән, Айсылу Шамил кызы үз эшенең остасы, коллегалары һәм укучылар арасында абруйлы укытучы.
    
Hosted by uCoz