Басыйрова Гөлфия Тәлгат кызы
укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,
икенче категорияле рус теле һәм әдәбияты уктучысы, педстаж 17 ел.


    Басыйрова Гөлфия Тәлгат кызы 1969 елның 23 сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр авылында туа. Укыганда ук класстан тыш эшләрдә актив катнаша, мәктәпнең комсомол оешмасы секретаре вазыйфаларын башкара. Урта мәктәпне көмеш медальгә тәмамлап, 1986 нче елда Казан Дәүләт Педагогика институтына укырга керә. 1991 елда шушы институтның тарих-филология факультетының рус-татар бүлеген тәмамлап, үзе укып чыккан Түнтәр урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты укыта башлый. 2002 нче елда мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасына билгеләнә.
     Эшчәнлегенең беренче елларында ук ул үзен тырыш, намуслы, сабыр укытучы буларак танытты. Үз белемен күтәрү өстендә даими эшли. Үзенең эшчәнлегендә район һәм республика укытучыларының алдынгы тәҗрибәсен куллана. Дәресләрне мавыктыргыч, җанлы, кызыклы, укучылар өчен файдалы итеп үткәрә. Аеруча укучылар белән дәрестән тыш эшләргә дә нык игътибар бирә. Төрле кичәләр, атналыклар даими үткәрә, укучылары белән район буенча уздырыла торган конкурс, чараларда актив катнашалар.
     Гөлфия Тәлгатовна үзенең эш тәҗрибәсе белән район укытучылары белән дә теләп уртаклаша. Соңгы елларда рус теле укытучылары, район мәктәпләре директорлары өчен үткәрелгән семинарларда яңа технологияләр кулланып матур дәрес үрнәкләре күрсәтеп, эшчәнлегенә уңай бәя алды. Дәресләрдә компьютер технологияләре куллану, яңа метод, алымнар куллану буенча уңышлы эшли. Эшчәнлегендә төп игътибарны балаларның сөйләм телен үстерү, грамоталылыкларын арттыруга юнәлтә. Басыйрова Г.Т. әти-әниләр белән дә тыгыз элемтәдә торып эшли. Мәктәп директорының укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары буларак, мәктәптә методик эшне камилләштерүгә, укучылар, укытучылар эшчәнлеген оештыруга зур игътибар бирә. Яшь буынга белем, тәрбия бирүдәге уңышлары өчен Балтач районы Мактау Грамотасы, Мәгариф министрлыгы Дипломнары белән бүләкләнде.
Hosted by uCoz