Басыйров Илдар Ирекович
тәрбия эшләре буенча директор урынбасары,
1-категорияле җитәкче,технология=сызым укытучысы, педстаж 21 ел.


    Басыйров Илдар Ирек улы 1964 нче елның 13 сентябрендә Үзбәкстан ССР Сәмәрканд шәһәрендә туган.1971 нче елда Түнтәр сигезьеллык мәктәбенең 1 нче сыйныфына укырга керә.1973 нче елда октябрят, 1978 нче елда комсомол сафларына кабул ителә. 1979-82 нче елларда Норма авылында урнашкан ССПТУ-30 да укып киң профильле механизатор һөнәре алып чыга. Училищедан соң “Дружба” колхозында комбайнер булып эшли. 1982 нче елның октябреннән 1983 нче елның февраленә кадәр ДОСААФ ның шоферлар әзерләү курсында укый. Шофер таныклыгы алгач, кабат “Дружба” колхозына кайтып ГАЗ-51 автомобилендә эшли башлый. 1983 нче елның апрель аенда Совет армиясе сафларына чакырылып, 1985 нче елның май аена кадәр Германиядә (ГСВГ) хезмәт итә. Армия сафларыннан кайткач кабат колхозда башта комбайнер, аннары шофер булып эшли. 1986 нчы елның январь аеннан Түнтәр урта мәктәбенә инструктор һәм һөнәргә өйрәтү укытучысы итеп эшкә алына. 1987 нче елда партия сафларына кабул ителә. 1988-93 нче елларда читтән торып АДПИ ның гомумтехник фәннәр факультетын тәмамлап югары белем ала. 1990 нчы елдан директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары булып эшли. “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы.
    Эшләү чорында үзен укытучылар һәм укучылар коллективын оста оештыручы итеп күрсәтте. Тәрбия буенча эшчәнлеген мәктәпнең укыту-тәрбия һәм район мәгариф бүлегенең планнары нигезендә алып бара. Мәктәптә уздырылган чаралар аның турыдан туры җитәкчелеге, инициативасы белән уза. Шушы күпсанлы кичә, чара, атналыклар, бәйрәмнәрне уздыруда Илдарның яхшы художник, конкурсларда катнашкан биюче булуы, электричествоны һәм техниканы яхшы белүе ярдәм итә. Мәктәптә еш кына районның тәрбия буенча директор урынбасарлары һәм технология укытучылары өчен семинар киңәшмәләр үтеп тора. Аларда тәрбия бирүдә һәм укучыларны тормышка әзерләү, профессия сайлау эшчәнлегендәге яңа технологияләр, компьютер программалары кулланып, төрле телевизион уеннар итеп күрсәтелә.
    И.И.Басыйров укучыларны спортка, үзэшчән сәнгатькә, төрле түгәрәкләргә тарту буенча планлы эш алып бара.Аның нәтиҗәсе укучыларның район һәм республика күләмендәге ярышларда призлы урыннар алуында чагыла. Укучылар һәм ата-аналар арасында авторитетка ия. 1996 елда Илдар Ирекович районның иң яхшы машиноведение укытучысы исеменә лаек булды, шулай ук ул җитәкләгән машиноведение кабинеты районда иң яхшы кабинет исеменә лаек булды.
Hosted by uCoz