Балтач районы Тунтэр урта мэктэбе сайты - Яналыклар январь 2009
Татарстан Республикасы Балтач районы Түнтәр урта мәктәбе сайты
Безнең девиз: "Укуда, мәктәптән тыш эшләрдә һәм тормышта умарта кортлары кебек бердәм, тырыш, тәрбияле булырга!
Безнең бүлекләр:    
Рәхим итегез!
Мәктәп яңалыклары
Җитәкчелек
Укытучыларыбыз
Ветераннарыбыз
Укытучылар өчен
Укучылар дөньясы
Укучылар өчен
Ата-аналар өчен
Гаилә елы
Спортны яратабыз
Музей эше
Фотоальбом
Табигатьне саклау
Башлангычлар
Балалар оешмасы
Төрле документлар
Кунакханә
Сайтның санагычы Рейтинг@Mail.ru Яндекс цитирования
Безгә якын сайтлар
Түнтәр мәктәбе сайты:
Түнтәр авылы сайты:
Көнбагыш сайты:
Абага чәчәге-2004:
Абага чәчәге-2008:
Форум - Белем сайты:
Олы Чакмак мәктәбе сайты
Сайтларга рәхим итегез!
"Алтын Умарта"
сайты өчен җаваплылар:
Администратор
Рәфхәт Зарипов
информатика укытучысы;
Редколлегиядә:
Фирүзә Рамазанова,
11 сыйныф укучысы;
фотограф
Раил Сафиуллин,
9 сыйныф укучысы.
Текстлар редакторы:
Гөлнара Шәрәфиева,
педагог-оештыручы;
Безнең календарь

Балтачта һава торышы Погода на rp5.ru
Киров шәһәрендә Яндекс.Погода
Sait izgotovlen na kodirovke UNICODE(UTF-8).
Esli otkrilis na "Mozilla", togda perehodite: Vid-kodirovka UNICODE(UTF-8).

ХӘЕРЛЕ СӘГАТЬТӘ!
Өченче чирекне башладык. Ниһаять, чын кыш килде!
  Мәктәп яңалыклары: гыйнвар, 2008-2009 уку елы.
2010 гыйнвар 2009 =2008 декабрь ноябрь октябрь сентябрь август июль июнь май апрель март февраль гыйнвар=2008 =2007декабрь ноябрь октябрь сентябрь=2007
    
Фәннәр буенча район олимпиадаларында призлы 12 урын яулап алдык.

     Төрле фәннәр буенча район күләмендә үткәрелгән олимпиадаларда 12 укучыбыз призлы урыннар яуладылар. 100 бала укыгвн мәктәп өчен бу кечкенә күрсәткеч түгел. Менә алар:
    11 сыйныф укучысы Рамазанова Фирүзә рус әдәбиятыннан
беренче, биологиядән икенче, экологиядән өченче урыннар
    11 сыйныф укучысы Ибраһимова Зөлфирә экономикадан икенче урын
    10 сыйныф укучысы Фәррахов Илнур биологиядән өченче урын
    10 сыйныф укучысы Зәйнетдинов Илшат тарихтан өченче урын
    10 сыйныф укучысы Корбангалиева Сиринә физикадан өченче урын
    9 сыйныф укучысы Гарифуллин Инсаф тарихтан икенче урын, рус әдәбиятыннан өченче урын, татар әдәбиятыннан өченче урын
    9 сыйныф укучысы Гомәрова Гөлшат биологиядән беренче урын
    8 сыйныф укучысы Шәрәфиев Җәүдәт физикадан өченче урын
    Мәктәп дирекциясе беренче урын өчен 250 сум, икече урын өчен 200 сум, өченче урын өчен 150 сум күләмендә премия бирде.
    Булдырдыгыз!

Мәктәп директоры Рәйсә Галимҗановна тантаналарны ачып җибәрә


Олимпиадада җиңүчеләрне тәбрикли


Фирүзәбез республика олимпиадаларына барырга тиеш әле!


Илнур һәрбер эштә мактаулы

Яңа ел ёлкаларын бик күңелле итеп үткәрдек

    1-7 сыйныф укучылары һәр сыйныф аерым-аерым "Яңа ел тамашасы" дип исемләнгән тамашалар күрсәттеләр. 8-11 сыйныфлар исә "Әкияттә кунакта", "Күчтәнәч", "Спокойной ночи, малышы!!, "Хайваннар дөньясынды" исемендәге "телевизион тапшырулар" оештырдылар. Һәркем күңел ачты, уйнады, көлде. Яңа елга багышланган газеталар конкурсы арасында 10,11, 6 сыйныф газеталары беренче, 8,9,7,5 сыйныф газеталары икенче урынны яуладылар. .

Маскарад костюмнары күп иде


Кыш бабай белән Убырлы да килде


Кыш бабайлар игезәкләр булган бугай!


Комиссия урыннар билгели


Без бишенче класслар


Тамашачылар да күп булды

Хоккейчыларыбыз җиңү артыннан җиңү яулыйлар. Котлыйбыз!

     Мәктәбебез кечкенә, укучыларыбыз аз булса да, бездә барлык малайлар да хоккей ярата. Ун ел буе инде алар район данын яклыйлар. Кыш башлануга алар хоккей мәйданчыгында боз катырдылар, күнегүләргә бастылар. Сезон ачылу ярышларында җиңү артыннан җиңү яуларга керештеләр. "Алтын Алка" призына район ярышлары булып үтте. 1995-1996 елгы малайлар арасында беренче, 1994-1995 елгы малайлар арасында өченче, 1996-1997 елгы малайлар арасында икенче урыннарны яуладылар.
    Билбау көрәше буенча район беренчелегенә үткәрелгән ярышларда 9 сыйныфтан Акрамова Сәдия беренче, 11 сыйныфтан Мөхәммәдиев Ирек икенче, Ибраһимов Фирдүс өченче урынны яуладылар

Боз кызды


Безнекеләр җинде!

"Көнбагыш" конкурсында да безнекелщр җиңде!

     Юлда йөрү һәм гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен өйрәнү буенча район ярышында 9-10 сыйныфлар арасында "Бәхетле юлчы" исемле 9 сыйныф командабыз беренче урынны яулады һәм ЮХИДИ тарафыннан магнитофон белән бүләкләнде. Котлыйбыз! Юлларда исән-имин йөрегез!


Алдагы көннәрдә температура үзгәрешенә күз салыгыз
Казандагы яки Балтачтагы һава хәле белән тулырак танышу өчен информерлар сылтамасына басыгыз. GISMETEO.RU: Синоптиклар алдагы 10 көнгә һава температурасы үзгәрешендә безгә нәрсә вәгъдә итәләр
"Алтын Умарта" сайты 2007 елның октябрендә эшли башлады. 2008 елның декабрь аена сайтның мәгълүмати күләме 19 Мб тан артып китте. Мәгълүмалар 8 папкада саклана. 81 биткә урнаштырылган. Файллар саны 550 дән артык. Шулардан 100 дән артыгы төрле күләмдәге документлар, 450 дән артыгы фотолар һәм рәсемнәр
Hosted by uCoz